Заманча технологияләр буенча балык җитештерү
«Круг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте безнең районда утыз ел дәвамында үз эшчәнлеген уңышлы алып бара. Алар традицияләрне саклап кына калмыйча, даими камилләшәләр дә.
Юрий Николаевич Караганов, җәмгыятькә нигез салучы, тыйнак, гадел һәм шул ук вакытта ярдәмчел кеше. Аның гаиләсе хәйриячелек белән шөгыльләнә һәм районга һәрьяклап ярдәм итә.
Җаваплылыгы чикләнгән «Круг» җәмгыятенең эшчәнлеге дәверендә күп нәрсә үзгәрде, әмма Карагановлар гаиләсе үз тарихын яхшы хәтерли. Әйтик, завод цехында төрле елларның фотосурәтләре төшерелгән стенд урнаштырылган. Монда Юрий Николаевич һәм балыкчылар бригадалары тоткан еланбалык, 150 килограммнан артык авырлыктагы җәен балыгы да бар. Шулай ук Балык Бистәсе балык тоту участогы территориясендәге эшчәнлекне чагылдырган фотолар да урын алган.
Завод директоры Олеся Караганова сүзләренә караганда, бүгенге көндә биредә 21 кеше эшли. Эшчеләрнең күбесе балыкчылар. Бригадалар күп түгел, әмма алар арасында үз эшенең осталарын һәм, әлбәттә инде, производство алдынгыларын - Игорь Чуплин, Илья Серебряков, Владимир Гагаркин бригадаларын билгеләп үтәргә була. Узган - 2024 елда җәмгыять тарафыннан 200 тоннага якын балык тотылган. Балык җәйләрен көн саен килә, ә кыш көне сирәгрәк. «Круг» җәмгыяте эшенең төп критерие һәрвакыт сыйфат булганлыктан, барлык производство ХАССП продукциясенең Халыкара сыйфат системасы буенча төзелгән. Иртән килгән балыкны төшкә таба сортларга аералар һәм тиешле суыткычларга җыеп куялар. Әлеге балыкның төп өлеше туңдырылган килеш сатыла, моның өчен заводта аерым суыткыч камералар бар. Аларның туңдырылган балыгы Татарстан территориясендә генә түгел, бөтен Россиядә сатыла.
Автор Идрис Аметов
Дәвамын Авыл офыклары газета битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев