Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Зәйтүнә Миннеханова: «Салкын бина эчендә һәр кайссына 15 әр бозауга исәпләнгән бүлемтекләргә азык ташый идек»

Авыр сугыш елларында дөньяга килгән өлкәннәребезнең тыйнак, сабыр һәм әлбәттә инде эш сөючән булуларына бүген һәркем соклана.

 Мондый асыл сыйфатлар аларның һәркайсына әти-әниләреннән күчкән, дип сөйләгәннәрне дә ишеткәнем булгалады. Ә бәлки әле ул тормышның барлык ачысын-төчесен бик кечкенәдән татыган затларда гына буладыр. Барысы да бик мөмкин әлбәттә, бәхәсләшү урынсыз. Шуңа, сүземне дәвам иттерәсем килә. Күптәнге танышым, озак еллар дәвамында район электр челтәрендә хезмәт куючы булдыклы егет Габделбәр Миннеханов белән байтак еллар дәвамында аралашып яшибез. Эшкә батыр, сүзгә тапкыр диюләре аңа  туры килә, тик менә кайберәүләр кебек шапырынып, күп сөйләшергә генә яратмый ул. Менә шундый асыл сыйфатлары өчен үз итәм дә инде аны. Бәлки шуңадыр, аның бүгенге көнгәчә тормыш иптәше Сөембикә белән бер-берсен хөрмәт итеп тату яшәүләрен, гаиләдә өлкән яшьтәге әнисен олылап, кадер-хөрмәт күрсәтүләрен белми дә идем әле. Бары тик районыбызда  Өлкәннәр көне уңаеннан,  хезмәт ветеранарына зур хөрмәт йөзеннән район җитәкчелеге исеменнән бүләк тапшыргач,  барысын да үз күзләрем белән күреп инандым. Хезмәт ветераны белән сүзебез тиз ялганып китте. Иркенләп аралаша башлагач Зәйтүнә апаның Күгәрчен авылында туып үсүе хакында ишеткәч, бер кадәр аптырап та калдым. Чөнки, моңарчы биредә ак яулыклы мөләем ачык йөзле бу апаны күп еллар дәвамында килене Сөембикәне үз әнисен кадерләп, хөрмәтләп, тәрбияләп яши, дип уйлап йөри идем. Гаҗәпләнерлек тә бит, бүгенгедәй тынгысыз дөньяда кайберәүләр әти-әнисе, газиз балаларыннан баш тарткан бер вакытта, килен кайнанасы белән әни белән кыз төсле гөрләшеп яшиләр. Аларның шулай чирек гасырдан артык  бер-берсе белән җылы мөгамәләдә  гомер кичерүләренә ничек сокланмыйсың? 

Зәйтүнә апа да акыллы, тыйнак, сабыр булып чыкты. Сүзебез үткән авыр еллар хатирәсен сүтеп үз җае белән озак дәвам итте.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса