Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Заһир Гыймаев : "Ашарга юк, киемне сөйләрлек тә түгел, аякта чабата"

***

Хөрмәтле ветераннарыбыз белән аралашканда аларның илебез өчен гаять авыр елларда өлкәннәр белән бер дәрәҗәдә куйган хезмәтләре, халкыбыз башыннан үткән кайгы-хәсрәтләр, тормыш кыенлыклары, ачлык- ялангачлыклар хакында ишетү бәгырьләрне тетрәндерерлек.
Казаклар авылында яшәүче хезмәт ветераны Заһир абый Гыймаев белән күптәннән таныш булып чыктык. Чөнки аны кызу урып-җыю чорларында хуҗалыкта, ындыр табагында еш очратырга туры килгәләде. 
Заһир абый белән карчыгы Мәва апага бик кечкенәдән тормыш йөген җигелеп тартырга, ятимлектә әтисез үсәргә туры килә. Икесенең дә әтиләре  илебезне явыз дошманнардан азат иткәндә сугыш кырында батырларча һәлак булганнар. Берсеннән-берсе бәләкәй балаларын җитәкләп әниләре бер көн ял итмичә колхоз эшенә йөриләр. Ашарга юк, киемне сөйләрлек тә түгел, аякта чабата... Шуңа икесенә дә мәктәптә 7 нче сыйныфны тәмамләгач  өлкәннәр белән бер дәрәҗәдә басуда, фермада эшләргә туры килә. Мәва апа төрле эштә актив катнаша. Өлкәннәр белән бер дәрәҗәдә кырда чөгендер, бәрәңге утый, эссе кызу көннәрдә борчак чабарга йөриләр, маллар өчен кыш айларында җитәрлек печән әзерлиләр, салам эскерте өяләр...  Заһир абый да 5-6 нчы сыйныфлардан ук колхозчыларга булышып үсә,  мәктәптән соң Корноухово авылындагы техник училищега юл тота. Анда бер ел дәвамында техника нечкәлекләрен өйрәнеп, кулына таныклык алып кайткач колхозда тракторда эшли башлый. Соңыннан Казан шәһәренә автомобильчеләр хәзерләү курсына укый. Аны уңышлы төстә тәмамлап кайткач ГАЗ-51, ГАЗ-53 автомашиналарында эшли. Берничә елдан соң егет гаилә корып җибәрә. Менә шуннан соң башлана инде аның ял-бәйрәмнәр күрмичә чабулары. Ярый тормыш иптәше Мәва апа сабыр, тырыш, хезмәт сөючән булып чыга. Икешәр-өчәр көнгә, кайбер вакытларда  атналар буена ерак юлларга чыгып киткәндә хуҗалыгы, гаиләсе өчен күңеле тыныч була аның. Автомашина йөртүчеләрнең  хезмәте дә бер караганда гына бик җиңел төсле.  Аннары ул чорларда аның әле  бүгенгедәй яхшы юллары, куәтле, ышанычлы автомашиналары да бик сирәк була. Юллар начар булуын сәбәп итеп рейска чыкмыйча калу да мөмкин түгел.
   Хуҗалыкта төзелешләр өчен цемент, шифер, кадак ише көндәлек кирәкле материалларны ул елларда турыдан-туры җитештерүчедән барып төяп алып кайталар. Шуңа автотранспортчыларыбызга Казан,  Ижау, Киров, Мәскәү, Ульяновск кебек шәһәр юлларын күп таптарга туры килә. Колхоз белән Хәким абый Кәримуллин рәислек иткән чорларда төзелеш эшләре аеруча нык активлаша. Хәтта колхозның үз комплекслы төзелеш бригадасы да бар иде әле. Үзара аңлашып эшләүләре нәтиҗәсендә колхозда хуҗалык исәбе белән бик күп торак йортлар, терлекчелек биналары, техника остаханәләре, байтак кына социаль-көнкүреш объектлары калкып чыкты. Шуңа күп вакытын аңа атналар буена диярлек ерак юлларда үткәрергә туры килә. Хәким абыйны бүген бик күпләр, ул эштә бик нечкә  психолог иде, үзе дә тик тормады, башкаларга да тынгылык бирмәде, дип мактап телгә алалар. Хуҗалыкта кемнең ничек эшләвен ул бик тиз сизеп, бәяли белгән. Заһир абый Гыймаев та хөкүмәтебезнең 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә.
   Төгәл 40 ел руль артында йөреп лаеклы ялга чыга хуҗалык алдынгысы. Әмма ул әле дә өйдә тик утыруны белми. Бәләкәй трактор алып бакчасын эшкәртә, кыш айларында кар чистарта, авылдашларына булыша. Гаиләсе дә бәхетлеләрдән. Уллары Данил, Рафаэль, Рушанга  менә дигән яхшы хезмәт тәрбиясе биргәннәр, һәркайсының хәзер үз тормышы. Олы улы Данил күптән түгел Казан шәһәрендә яхшы, иркен  фатирларын калдырып, авылда әтиләре янәшәсендә бер йорт сатып алып шунда күченгәннәр. Ата-ананың күңеле тыныч алар өчен. Хезмәт ветераннары бүген авылда күпләрне сокландырып, бер-берсенә терәк булып матур гына яшәп яталар.
   Рәсемдә Гимаевлар көндәлек матбугат чаралары белән танышалар.
                  Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса