Үз эшеңне ачу күпкә җиңелрәк хәзер
Үз эшеңне ачу өчен җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять ачу яки шәхси эшмәкәр булып теркәлү мәҗбүри түгел. Үзмәшгүль - һөнәри керемгә салым түләүче булып теркәлү дә җитә. 2019 елдан Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрелә башлады.
Бу режим үзмәшгуль гражданнарга керемнәрен легальләштерергә мөмкинлек бирә. Моның өчен “Минем салым”(“Мой налог”) кушымтасында яки Федераль салым службасының махсус сайтында теркәлергә кирәк. Һөнәри керемгә салым режимына шәхси эшмәкәрләр дә күчә ала. Әмма аларның эшчәнлеге 422 нче Федераль законның 6 маддәсе, 2 пунктында саналган исемлеккә кермәскә, ялланган эшчеләре булмаска тиеш. Һәм әлбәттә эшчәнлекләрен эксперимент уздырыла торган 4 регионның берсендә алып барулары төп шарт булып тора.
Шәхси эшмәкәр белән үзмәшгульнең эшчәнлеге арасында нинди төп аермалар бар соң? Нинди статуста эшләү отышлырак? Шушы сорауларга ачыклык кертүен сорап Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының Балык Бистәсендәге вәкиле Айдар Илдус улы Шакировка мөрәҗәгать иттек.
–Алар нинди эшчәнлек төрләре белән шөгыльләнә алалар?
– Үзмәшгуль булып теркәлгән физик зат үз эшчәнлегендә ялланган кешеләр хезмәтеннән файдалана алмый. Шулай ук товарларны алып-сату, акцизлы продукция җитештерү һәм сату, файдалы казылмалар чыгару һәм сату һәм башкаларга бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү тыела.
Эшмәкәр дә алкогольле эчемлекләр, авиацион һәм хәрби техника җитештерә алмыйлар, банк, иминият эшчәнлеге һәм тагын кайбер эшчәнлек төрләре тыела. Әгәр эшмәкәр махсус режимнарның берсен (УСН, ПСН,ЕНДВ,ЕСХН) сайласа тагын кайбер эшчәнлек төрләренә чикләүләр кертелә.
– Ә керем буенча лимит бармы?
– Үзмәшгуль өчен елына 2,4 миллион сум. Эшмәкәрләр өчен гомуми салым системасы, вмененка, авыл хуҗалыгы салымы буенча керемнәргә лимит юк. Башка махсус режимнарда УСН-150 миллион сум.
–Нинди салымнар түләргә кирәк?
– Үзмәшгульләр физик затлардан алган керемнең-4, юридик затлардан, шәхси эшмәкәрләрдән алган керемнең 6 проценты күләмендә салым түлиләр.
Ә эшмәкәрләр УСН “Керем” буенча-6,УСН “Керем-чыгым» -15 ЕСХН буенча 15 процент салым түлиләр.
– Нинди отчетлар тапшыралар?
– Үзмәшгульләргә отчетлар бирергә кирәк түгел. Эшмәкәрләр исә тиешле салым режимында түләнергә тиешле салымнар буенча декларация, ялланган хезмәткәрләре булса, персоналга түләүләр буенча да отчет тапшырырга бурычлылар. Аерым очракларда статистик отчет та бирәләр.
– Ә исәп-хисап алып бару таләп ителәме?
–Үзмәшгульнең керемнәре “Мой налог” кушымтасында теркәлеп баралар. Башка салым, бухгалтерлык регистрларын тутыру кирәк түгел.
Барлык шәхси эшмәкәрләр салым исәбе, хезмәткәрләре дә булса кадрлар исәбе дә алып баралар.
– Нинди салым ташламалары каралган?
– Үзмәшгульгә салымны киметү өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган, әмма ул юридик затлардан, шәхси эшмәкәрләрдән алынган керемнең–2, физик затлардан алынган керемнең 1 процентыннан артмаска тиеш.
Ә эшмәкәрнең льготалары салым режимына бәйле. ЕНДВ һәм ПСН да салымны онлайн касса сатып алуга бирелә торган сумма күләмендә киметергә мөмкин.
УСН “керемнәр” һәм ЕНДВ да салым эшмәкәрнең үзе һәм хезмәткәрләре өчен түләүләр күләмендә киметелә (чикләүләр исәпкә алына).
– Онлайн-касса сатып алырга кирәкме?
– Үзмәшгульнең касса чеклары “Мой налог” кушымтасында формалаша.
Кайбер предприятиеләргә касса алу мәҗбүри шарт, әмма искәрмәләр дә бар.
– Иминият взнослары түләргә кирәкме?
– Үзмәшгульгә мәҗбүри түгел, әмма теләге булса түли ала.
Шәхси эшмәкәр пенсия һәм медицина иминиятенә билгеләнгән (фиксированный), шулай ук керемнәр 300 мең сумнан артса аның 1 проценты күләмендә пенсия иминиятенә взнос түли.
– Ә пенсияләр белән хәл ничегрәк?
– Әгәр үзмәшгуль ирекле пенсия взнослары түләп бармаса, махсус режимда эшләү чорында аның пенсия стажы бармый, пенсия баллары тупланмый. Ә ирекле пенсия взнослары иминият пенсиясен һәм стажны формалаштырырга мөмкинлек бирә. 2019 елда Пенсия фондына ирекле взносларның күләме елга 29354 сум.
Шәхси эшмәкәрләр үзләре өчен пенсия взнослары түләгәнлектән, аларның пенсиясе һәм стажлары гадәти тәртиптә формалаша.
– Хезмәткә яраксызлык буенча пособие алырга мөмкинме?
– Юк. Һөнәри керемгә салым түләүчеләргә ФССта ирекле иминиятләшү каралмаган.
Эшмәкәр ФССта ирекле социаль иминият килешүе төзи ала. Моның өчен социаль иминияткә еллык взносны кертү шарт. Шуннан соң эшмәкәр алдагы елда эшкә яраксызлык буенча пособие ала.
– Нинди штрафлар каралган?
– Үзмәшгульне, кереме турында дөрес булмаган мәгълүмат бирсә, клиентына чек бирмәсә җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.
Эшмәкәргә исә Федераль салым службасы – салымны тулысынча түләмәгәне, отчет бирмәгәне, дөрес мәгълүмат тапшырмаганы өчен штраф сала ала. Хезмәт инспекциясе хезмәткәрләрнең хокукларын бозганы, фондлар–отчет бирмәгәне, башка дәүләт органнары эшмәкәрнең эшчәнлегенә бәйле рәвештә җаваплылыкка тарталар.
Күргәнебезчә, үзмәшгульләр белән эшмәкәрләр арасында шактый аерма бар. Үзмәшгуль булып теркәлү күпкә җиңелрәк, исәп алып барырга, отчетлар тапшырырга кирәк түгел.
Газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа