Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Йөзләре нурлы, ашлары тәмле - Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылындагы ху җалык пешекчеләренең

Яңа Арыш авылы машина-трактор утарына килеп тукталганда пешекче Тәнзилә Әлмиева әле яңа гына пешеп чыккан ризыкларны махсус термосларга тутырып, идарәчене кырга озатырга әзерләп йөри иде.

Биредә эшли башлавына да инде ун елдан артык вакыт үткән икән инде. Ул бирегә килгәнче КамАЗ юлы читендәге кафеларның берсендә 8 ел эшләп, яхшы гына хезмәт күнекмәсе узган.
-Үз хезмәтенең чын остасы ул,-диделәр безгә аның турында. Бу уңайдан,Тәнзилә Әлмиева янәшәсендә хезмәт куючы Мөршидә Галикиеваның да өлеше зур. Алар кыр эшләре чорында һәр көнне ике мәртәбә 40-50 кешене тәмле ризыклар белән сыйлаганнар. Тәмле куллы аш-су осталарына игенчеләр ихлас күңелләреннән рәхмәт сүзләре җиткерәләр.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев