Юлларына бәхет яугыры
Күптәнге танышым Габдрәфыйк Кадыровның автомашина руле артына утыруына тиздән 45 ел тула.
Бер уйлаганда ир-егетнең характерын билгеләү өчен аз вакыт түгел бу. Үз вакытында элек аның белән районыбызны аркылыга- буйга күп гизәргә туры килде. Чорына күрә автомашинасы да әле аның бик үк ышанычлы булмаса да, билгеләнгән урынга һәрвакыт үзвакытында, соңарусыз барып җитүе нык хәтердә уелып калган. Аннан күңел төшенкелегенә бирелә торганнардан түгел егет. Кыен хәлдән чыгу юлын тиз таба белә торган, ышанычлы, менә дигән иптәш ул.
Мондый асыл сыйфатларга, мөгаен, ул беренче чиратта гаиләдә ия булгадыр. Әтисе Рәкыйп абый белән әнисе Рабига апа тәрбия кануннарын биш балаларына да төшендереп үстерә белгәннәр. Шуңа аларның һәммәсе дә тормышта үзләренең лаеклы урыннарын табып, күпләрне сокландырып гомер итәләр. Габрәфыйк үзе дә кечкенәдән эшкә батыр, тырыш була. Мәктәп елларында җәйге айларда ындыр табагында өлкәннәргә булышып үсә. Кыр юлында машина йөртергә өйрәнә. Үзенең төп остазы итеп ул абыйсы Рәүфне саный. Аннан күп нәрсәне үзенә өлге итеп ала егет. Мәктәпне тәмамлагач бертөркем яшьтәшләре кебек аны да район үзәгендәге ДОСААФ ка укырга җибәрәләр. Шуннан соң хәрби бурычын ерак Монголия җирендә үтә . Аннан кайткач Рафыйкка район үзәгендәге берничә җаваплы урында хезмәт куярга туры килә. Инде менә район башкарма комитетына эшкә килүенә дә 30 ел вакыт үтеп киткән. Ул идарә иткән автомашиналарның бүген төгәл саны, төрләре дә билгесез. Ә инде шушы 45 ел вакыт эчендә ул узган юлларның гомуми озынлыгын исәпләсәң, мөгаен, җир шарын урап чыгарга җитәр иде. Иң әһәмиятлесе, куйган хезмәтләре, тыйнак тормыш юлы бер дә заяга узмады кебек аның. Тормыш иптәше Нуриясе белән бер-берсен ярты сүздән аңлап, сокланырлык гомер кичерәләр. Менә дигән ике егет тәрбияләп үстерделәр. Олы улларына үз томышын корырга булыштылар.Әле планлаштырылганнары алда шактый көтә аларны. Һәммәсен дә чынга ашырсын иде, дигән матур теләкләрдә калам,.
Идрис Аметов.
Фото автора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев