Югары Тегермәнлек авылыннан Зөфәр Газизов, аның гаиләсенең кыйбласы
Аларның шәхси биләмәсе үзе бер әкияти табигать почмагы, яшәешнең кайнап торган серле бер дөньясы сыман. Кырык биш сотый бу җирдә ниләргә генә юлыкмыйсың.
Авылның кыр капкасы саналган бу урында Фәния белән Зөфәр Газизовларның өч йорты балкып тора.Берсе үзләре яши торганы эчтән-тыштан зәвыклылыгы, пөхтәлеге, заманча йөзе белән күзгә ташлана, урамны нурлап тора, янәшәсендәгесе исә хуҗа һәм дә аның улы өчен осталык мастерское вазыйфасын үти. Нинди генә эш коралы юк монда, электрныкымы, кулныкымы - барысы биредә урын алганнар. Буш вакытлары булдымы әти кеше белән улы шушы йортта кайнашалар, калай бөгәләр, агач эше белән мавыгалар икән. Йортның өченчесе махсус бал кортлары өчен дисәк тә һич кенә ялгыш булмас. Шәхси хуҗалык балансындагы 60 умартага тиешле тәрбиянең башы әлеге йорттан башлана. Җир астындагы этажына да бөтен умарталык сыеп бетәрлек. Мин бу йортның капкасын ачып кергән көн Зөфәрнең ял сменасына туры килде. Ул кортлар карый, җәмәгате җиләк кайнатмасы ясый, каникулга кайткан төпчек кызлары Таңсылу кунакка килгән дәү әнисен чәй табыны артында сыйлап йөри. Табын тулы сый-нигъмәт. Күренеп тора, күпчелеге үз бакчаларыннан: кыяр-помидоры, балы, җиләк кайнатмасы, эремчеге, каймагы.
(Тулысынча газетапдан укыгыз)
Вазыйх Фатыйхов.
Югары Тегермәнлек авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа