Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл һәм кеше

““Йолдыз” балалар бакчасында кичәләрне бик оста оештыралар. Һәр бәйрәмгә дә киләм мин"

“Йолдыз” балалар бакчасы зурлар төркемендә чыршы бәйрәме быел да күңелле узды. “Кар бөртекләрен эзләп” дип исемләнде ул бу юлы. Бәйрәмчә бизәлгән зал, уртада кичәнең бизәге чыршы тора.

Матур музыка астында балалар түргә узды. Берсеннән-берсе матур киемнәрдән алар. Йөзләрендә шатлыклы елмаю, бәйрәмне көтеп алулары әллә каян сизелеп тора. Кунакка әниләре белән әтиләре һәм дәү әниләре дә килгән. Алып баручылары, төркемнең тәрбиячеләре Зөлфия Ширьязданова һәм Айгөл Гиззятова бәйрәмне ачып җибәрделәр. Балалар белән бергәләп җырладылар. Кунакка Кар кызы килде. Аннан Кар патшабикәсе дә калышмады. Ул барысын да туңдырам, боз ясыйм дип куркытты. Тик аның мәкерле уе барып чыкмады. Кичәгә Пингвин белән Йолдыз да ашыкты. Сабыйлар белән уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Озак көттермичә бәйрәмнең төп кунагы Кыш бабай да килеп җитте. Аны бик шатланып каршы алдылар, сөенә-сөенә аңа шигырьләр сөйләделәр.

Бәйрәм ахырында әниләре балалары турында горурлану хисләре белән бүлештеләр. “Биредә кичәләрне бик оста оештыралар. Һәр бәйрәмгә дә киләм мин. Яңа ел бәйрәмен улым Кәрим бик көтеп алды. Шигырьне дә бергәләп өйрәндек. Каушап калмады, матур итеп сөйләде. Яңа елда барчасына да сәламәтлек, муллык телим”,-диде Лилия Загидуллина.

-Яңа ел балаларның иң көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Кичәгә тырышып әзерләндек. Сабыйлар каушап тормадылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләрен дә оста итеп сөйләделәр. Уңышлы Яңа еллар булсын иде, барысына да сәламәтлек телим”,-диде төркем тәрбиячесе Айгөл Гиззятова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса