Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Язмышыңа ни язылган синең, авыл?

 Язмыш дибез. Йөгереп барган җиреннән абынып егылучыларны, җир йөзеннән бетеп-югалып барган авылларны күреп-белеп торсак та тәкъдире шулдыр дибез.

 Ә бүген ни хәлдә син, авыл? Карт-карчыкларны сыендырыр көчең бармы? Авыл башыннан керә-керешкә үк күңелдән шул уйлар йөгерә. Тынып калган урам, чүп үләннәре баскан нигез ташлары, анда-санда күренгән йорт тирәләреннән үтәбез. Юк, гел юкка чыкмаган икән әле Осиновка. Әнә берничә йортның тәрәзә төпләрендә яраннар ал-кызыл чәчәк аткан. Без дә тәвәкәлләп шуларның берсенең ишеген кагабыз.

«Бу  –  безнең нигез, балам...»

Ни гаҗәп, ишек бикләнмәгән дә. Акрын гына келәсен күтәреп эчкә үтәбез. Чиста итеп җыештырылган өйнең аргы ягыннан, күптәнге танышларын очраткандай елмаеп, берәү чыкты. Анна Александровна Герасимова дип таныштырды ул үзен. Гәҗиттән килгәнебезне белгәч моң-зарын түгәр дип уйласак та, ашыкмады, бик риза булып үз тормышын сөйләп китте.

– Мин үзем шушы авылдан. 1942 елгы. Шушында гомер иттек. Гаиләдә 6 бала идек. Сугыш елы балаларының язмышы бар да бертөсле, ул елларда берәүгә дә рәхәт булмады. Без дә авырлыклар белән үстек, – дип тормыш юлын сүтте Анна Герасимова. –Осиновканың гөрләп торган чаклары булды. 300 хуҗалык бар иде дип сөйлиләр иде ул вакытларда. Үзем дә 37 ел фермада сыер савучы булып эшләдем. Мөгезле эре терлек фермалары бар иде бездә. 1997 елда пенсиягә чыктым. Ирем Александр Петрович та гомер буе колхозда хезмәт куйды. Бригадир, учетчы, соңрак терлекче булып эшләде, – ди ул.

Тигезлектә яшәп 3 балага тормыш бирә Герасимовлар. Бер кызлары Казанда урнашса, улы белән тагын бер кызы Балык Бистәсендә гомер кичерәләр икән. Әледән-әле балаларын, киленен мактап ала ана.

–Бик булышалар, ял көннәрендә барысы кайтып миңа бәйрәм ясап китәләр. Суыткычым тулы ризык. Бер нәрсәгә аптыраганым юк, – ди ул.

Бүгенге көндә 16 онык-оныкчыгы бар икән Анна түтинең. Өй диварында барысының да фотолары эленгән. “Күршеләребез кергәч шуларны бер кат карап чыгабыз”, –  ди ул елмаеп.

 Ире 2014 елда дөнья куйгач япа-ялгызы калган ул. Шулай да күңел төшенкелегенә бирелми. Җәйләрен бакчасына бәрәңге, яшелчәләр утырта. Тавык-чебешләр асрый. “Көнем шулар белән уза. Иртә белән торып ашарларына пешерәм. Әнә ун тавыкны кышлыкка да калдырдым әле”, – ди Анна Герасимова.

Булганына шөкер итеп яшәүче буын әбиләре шул алар. Тырышлыклары, омтылышлары барысының да бер үк.

 

Эх, юллары да булса...

Анна апалардан чыккач урамның түбән очына киттек. Кыр ягындагы бер читтә торучы өй тәрәзәләрендә янә яран гөлләре күзгә чалынды. Димәк, монда да яшәүчеләр бар.

Ишеккә сак кына кагылдык. Хуҗа килгәнче, “монда мин дә бар әле” дигәндәй, каршыбызга песи килеп чыкты. Шул арада хуҗабикә Александра Егоровна Гаврилова үзе күренде.

–Менә шушында яшәп ятабыз инде без, – диде ул уңайсызлангандай.  –Тыныч яшәүгә дә күнегеп була икән. Югыйсә, гөрләп торган авыл иде бит бу.

Баксаң Олы Осиновка янәшәсендә Кече Осиновка авылы да булган. 1941 нче елгы Александра Гавриловна тумышы белән Кече Осиновкадан булып чыкты. 4 сыйныфны Олы Осиновкада укыса, 5-6 сыйныфны Олы Кульгада, 7 нче сыйныфны Бәткедә тәмамлаган.

– Әтине сугышка озатканда әни минем белән йөкле булып калган. Әти фронттан кайтмады. Дөньяга килгәндә үк ятимә булып туганмын мин. Биш бала үстек,  – ди ул.

1964 елда шушы авыл егете Викторга кияүгә чыга Александра Гаврилова.  Ике кызлары – Елена белән Валя район үзәгендә яшиләр икән.  Заманында икешәр сыер, дүрт дистәгә якын сарыклар, кош-корт асраган Александра белән Виктор Гавриловларның бүген мал тотарлык көч-куәтләре, саулыклары юк инде. Заманында икесе дә колхозда тир түккәннәр.

– Авыл акрынлап бетте. Безнең кебек өлкән яшьтәгеләр генә калды. Тик шулай да нигезебезне ташлап күченеп китәсебез килми. Балалар хәлне белеп торалар, булышалар, –  ди Александра түти.

Ни кызганыч, Осиновканың үзендә кибет, медпункт ише халык ихтыяҗы өчен кирәкле биналар күптәннән юк икән инде. Бәтке авылыннан Камил Милиҗанов ике атнага бер килеп авылны көндәлек кирәк-ярак белән тәэмин итеп тора. Азык-төлекне шуннан сатып алалар. Шәфкать туташы Ләйсән Шириазданованың төп эш урыны Олы Кульгада. Шуннан йөреп авыл халкына хезмәт күрсәтә ул.

Җәйләрен Осиновкага җан өрелә: шәһәрдән әби-бабалары янына балалары, оныклары кайта. Андый чакларда ялгызлык чигенә, авыл урамнары яшәреп, яктырып киткәндәй була.

...Биредә  һәркем яшәү рәвешенә күнеккән. “Язгы-көзге пычракларда авылга керерлек юлы булса, бер дә зарланмас идек. Ә болай безне коронавирус чире дә тапмас”, дип шаярта әбиләр. Берүк таба гына күрмәсен. Ә Осиновка юлы чыннан да күңелгә шом сала торган. Ара-тирә тамчылаган яңгыр да курку йөгертә, коеп яуса олы юлга җиңел машинада чыгармын димә. Юл хакындагы гозерне без Олы Кульга авыл җирлеге башлыгы Евгений Терентьевка җиткердек.

– Әлеге юл участогы "Главтатдортранс" балансында тора. Алар аны чистартып, карап торалар. Бу турыда җитәкчелеккә җиткерелде. Чөнки үземә дә Осиновка авылында яшәүчеләрдән мөрәҗәгать кергән иде, – дип җавап бирде авыл башлыгы.

Әлегә тынлык. Әмма өметсез шайтан гына, ди халык. Юллар да җайга салыныр. Бәлкем киләчәктә шәһәрнең ыгы-зыгылы тормышыннан туеп шушы авылдан чыккан нәсел-ыруның дәвамчылары кайтып яшәр, яңа йортлар салыныр. Матур табигате белән үзенә тартып торган авылны яшәтәсе, яшәртәсе иде югыйсә... Тик бу ерак офык читендәге хыяллар гына. Ә бүген тирә-юньдә көзге моңсулык, җан өшеткеч ялгызлык хөкем сөрә.

Ләйсән Шириазданова – шәфкать туташы: “Осиновкада исәпләнсәләр дә, күпчелек әби-бабайлар балаларына яшәргә күченгәннәр. Бүгенгесе көнне авылның иң өлкәне Николай Егорович Гавриловка 92 яшь. Шулай ук яшьрәкләр - 1962-1966 елгылар да бар. Мин 2006 эшкә килгәндә биредә 25-27 хуҗалык булып, төрле тармакта хезмәт куючылар, умарта белән шөгыльләнүчеләр байтак иде”.

 

Камил Милиҗанов – эшмәкәр: “Осиновка авылы халкына 2015 елдан бирле хезмәт күрсәтәбез. Азык-төлекләр алып киләбез. Осиновкалылар безнең телефон номерларын беләләр. Товар кирәк булса шалтыратыгыз дип әйтеп куйдым”.

 

Марина Сметанина – хат ташучы: “Мин Осиновка авылында гаиләм белән яшим. Почтаны Олы Кульга авылыннан алып кайтам.  “Сельские горизонты” газетасын көтеп алалар, яратып укыйлар. Пенсия таратканда ук әби-бабайларым язылып куялар. Бүгенгесе көндә 5 йортка район газетасы  килә”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса