Яшәү яме
«Тормыштан - ямь, хезмәттән тәм табып яшиләр. Күпләргә үрнәк», диләр Сираҗиевлар гаиләсе хакында.
Җәйләүгә баручы машина артыннан тузаннар гына очып калды. Капка төбенә чыгып утырган карт-карчыклар, шул тирәдә уйнап йөргән бала-чагага машинадагы савымчы кызларның шаярып көлешкән авазлары һәм тирә-юньгә сибелгән җырлары гына ишетелде: “Туган авылым урамын, кабат-кабат урадым”...
“Һай, яшьлек шул, беләктә көч, күкрәктә җыр-моң йөртер чак”, – диеште карт-коры, аларны күз карашы белән озатып. Кулларында ут уйнаткан егет-җилән, күңелләрендә мәхәббәт ялкыны дөрләгән кызларның гына беркемдә гаме юк. Ул елларда авыл урамнары күпме уралган да, күпме җырлар җырланды икән?!
– Күгәрчен мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлагач та фермага эшкә килдем, – ди шул чорларны хәтерендә яңарткан Рәхилә апа Сираҗиева. – Беренче елларда авырлыклар бар иде инде. Иртәнге сәгать 3 тә торып көзге пычракта, кышкы кар-бураннарда юл ярып фермага менүләр рәхәт булмагандыр. Тик зарлануны белмәдек, шулай тиеш дип санаганбыздыр күрәсең, – ди ул.
Ул чорда фермаларда комсомол-яшьләр бригадасы төзелә. Алдынгыларга күчмә Кызыл байрак, вымпеллар тапшырыла. “Коммунистик хезмәт ударнигы” значогы белән бүләкләнү дә зур мәртәбә санала.
– Башта сарык фермасында эшләсәм, 1974 елда сыер фермасына күчтем. Бер торакта 200 баш сыер асрала иде. Эшли башлаган елны 25 баш тана җыйдым. Барлыгы 12 сыер савучы без. Коллектив бердәм. Бер-беребезгә булышабыз. Рузилә Әхмәтҗанова белән кара-каршы эшләдек. Өйлә вакытында фермага менеп сыерларның ашарына салабыз, чистартабыз. Аннары кичке савымга вакыт җитә. Кичке сәгать 7 ләрдә генә эшне бетереп өйгә кайта идек. Ул вакытларда сыер савудан башлап бөтен эш тә кул хезмәтендә. Сенаж, силос кертәбез. Барда кайта. Ике кулга ике чиләк тотып апара ташыйбыз, –ди ул.
Партия заманы, таләпчәнлек көчле. “Бер улак та буш тормасын”, дияләр иде, ферма мөдире белән зоотехник, дип искә ала Рәхилә апа. Көнгә 39 литрлы 4 фляга сөт савып тапшыру өчен нинди көч, тырышлык куелганлыгын тәфсилләп аңлату да кирәкмәс. Әнә шул тырыш хезмәт нәтиҗәсен бәяләп, 1978 елда «Россия» колхозының алдынгы сыер савучысы Рәхилә Гомәр кызы Сираҗиевага дәүләтебезнең югары бүләге – III нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены тапшырыла. Шул елларда берничә чакырылыш авыл Советы, район Советы депутаты булып сайлана ул. Яңа ел кичәсендә чыршы утын кабызу хокукын да шактый еллар үзендә тота.
Әлбәттә, янәшәңдә ышанычлы ир канатың булмаса уңышлар да ансат яуланмас иде. Тормыш иптәше Зиннур абый белән бер-берсен аңлап, тату гомер кичерә алар. Берсе терлекчелектә макталса, икенчесе колхозның алдынгы шоферы булып таныла. Күндәмлеге, карусызлыгы, булганлыгы өчен хөрмәт итәләр Зиннур Сираҗиевны. 28 ел өзлексез эшләү дәверендә бик күп Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр, Рәхмәт хатларына ия була ул. Икесе хакында да газеталарда язмалар басыла.
–24 яшем тулганда кияүгә чыктым. Әни (кайнана) белән бергә яшәдек. Белгәнемне бергә эшләсәк, белмәгәнемне әни өйрәтте. Гаҗәеп акыллы, сабыр кеше булды. Дингә хөрмәте зур иде. “Кеше сүзен кешегә җиткерсәң намазга утырма”, дип әйтә торган иде. Без иртәдән эшкә чыгып китәбез. Җылы өйгә, кайнар ризыкка кайтып кердек. Ике балабызны да әни тәрбияләп үстерде, –дип бүген дә кайнанасына рәхмәтләрен укый Рәхилә апа.
Килене, улы янәшәсендә 41 ел гомер итеп, 92 яшендә дөнья куя Сания апа. Ул үстерешкән оныкларның инде үз тормышлары. Илнур район үзәгендә яшәсә, Ләйлә Түбән Каманы үз иткән. “Аллага шөкер, үзебез дә матур яшәдек. Балаларыбыз өчен дә күңел тыныч. Тырышсаң гына җитеш, мул тормышка ирешеп була. Шуны яшьтән аңларга кирәк”, –дип сүзгә кушыла Зиннур абый.
Дөнья малына кызыкмаган, хәләл көч куеп бүгенге матур тормышка җиткән бу икәүне тыңлап үзеңә дә гыйбрәтле сабак аласың. Ата-ана нигезен ташлап читкә китмәгәннәр, шәһәр тормышына кызыкмаганнар. Яшәү ямен туган авылларында тапкан, балаларына, оныкларына үрнәк итеп күрсәтерлек хезмәт юлларын булдырган бәхетлеләрнең берсе алар.
Фарваз Каюмова.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа