Яшь иҗатчылар финалда
Күптән түгел районыбызның яшь хәбәрчеләре 24 нче «Алтын каләм”-“Золотое перо» республика конкурсының район турында үз көчләрен сынады.
Беренче урынга күләмле, үтемле язмалары белән Күгәрчен авылыннан Адилә Мингарипова, Самат Миңнехановлар лаек булдылар. Язу сәләтенә ия булган әлеге укучыларның язмалары район һәм республикада басылучы газета-журнал битләрендә дөнья күрә. Каләмнәрен бер дә туктатмый иҗат итә алар.
Шушы көннәрдә Казан шәһәре Яшьләр министрлыгы бинасында үткән әлеге бәйгенең зональ этабында көч сынашып, фестивальнең финалында катнашу бәхетенә ия булдылар. 3 июльдән 7 июльгә кадәр “Идел” яшьләр базасында әлеге каләм ияләре янәдән иҗат өлкәсендә үзләренең каләмнәрен сынаячаклар. Аларга уңышлар юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа