Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Яшәү асылы - фидакарь хезмәттә

Мул тормыш нигезенә тырышлык салынган. Авыл кешесе шуны тоеп яши, ризык бәрәкәтен, яшәү шатлыгын хәләл хезмәтендә күрә.

Кәсепчелек авыл халкының элек-электән яшәү чыганагына әйләнгән. Кемдер мал асрый, икенче берәүләр балта эшенә оста, хатын-кызлар мамык шәлләр, оекбаш-бияләйләр бәйләп сатуга хәвәс. Районыбызның Мель.Починок авылында яшәүче Яруллиннар гаиләсендә исә әлеге эшләр чиратка куелмаган. Маллар, кош-кортлар карарга да, кичләрен мамык эрләп, кул эше тотарга да вакытлары табыла аларның.

–Без икебез дә Күгәрчен авылыннан. Шушы авылга килеп урнашканыбызга 30 ел. Тормышны тавык-чебеш, мал асраудан башладык. Колхоз-совхозлар гөрләгән чакларда фермада терлекче булып эшләсәк, хәзер инде үз көнебезне үзебез күрәбез. 12 гектар пай җиребез бар. Аның 9 гектарына күпьеллык печән чәчәбез. Узган ел шуннан 117 төргәк печән җыеп алдык. Абзар тезмәләрен тутырганнан соң артып калганын саттык та әле,–ди Зиннур Яруллин, тормыш-көнкүреше белән таныштырып.

Әйтүе генә җиңел сыман. Әмма гаилә бюджетына табыш кертим дисәң, ел тәүлеге хезмәт куярга кирәк. Аның өчен нинди тырышлык салынганын хуҗалар үзләре генә белә.

–Бүгенге көндә 3 сыер, 2 тана, үгез, бозаулар асрыйбыз. Җәмгысе 10 баш. Алардан тыш ат та бар әле. Ансыз да булмый, вак-төяк эшкә кирәк чагында аны да җигәргә туры килә,–ди хуҗа кеше.

Сөтне көннекен-көнгә җыючыларга тапшырып баралар. “Ай ахырында исәп-хисап ясаганнан соң хезмәт хакы кебек кулга акча килеп керә. Табыннан да яңа аертылган каймак, май өзелми”,–диләр алар.

Авыл җирендә хезмәтсез булмый шул. Биредә тырышлык бар җирдә чагыла. Йорт янәшәсендә яшелчәләр өчен ике теплица корылган. Бәрәңге бакчасында да бер кишәрлек буш җир калдырмыйлар. “Вакытында эшкәртеп барганга уңыш та яхшы чыга. Йомры бәрәңгеләрне кышкы саклауга базга куйсак, вагракларын тавык-чебешләргә ашатабыз, малларга турап бирәбез. Узган җәйдә бакчадан 4 трактор арбасын тутырып кабак җыйдык. Сугым маллары өчен бик әйбәт булды. Җир туңдырганчы шуны ашаттык”, - ди Зиннур.

-Авылда яшәү күпкә рәхәт хәзер. Кирәк-яракны кибеттән сатып алабыз. Калганы барысы да үзебездә бар. Яз җитүгә күпләп бройлер чебешләре алып үстерәбез. Үзең тәрбияләгәч ите дә тәмлерәк тоела. Иренмәскә генә кирәк, ризыкның бәрәкәте дә тырышлыктан килә,–ди Райлә, сүзгә кушылып.

Әнә шулай кечкенә генә авылда гөрләп яши әлеге гаилә. Өйне киңәйтү ниятеннән күптән түгел янкорма төзегәннәр. Мунча янәшәдә генә. Бөтен уңайлыклары бар. “Кеше ялламадык. Барысын да Зиннур белән икебез эшләдек. Өйнең һәр бүрәнәсендә, һәр кирпечендә икебезнең маңгай тире тамган”, - ди хуҗабикә.

Бу көннәрдә исә гаиләгә олы шатлык өстәлгән. Казанда яшәүче уллары Айнур белән киленнәре Алинә әти-әниләрен онык белән сөендергән. Бергәләп авылга кунакка кайтканнар. Җанга якын бала тавышы өй эченә самими якты нурын сипкән, килер көнгә ышаныч, бәхет тудырган.

 

Айзилә Зариф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса