Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Яратып яшәсәң гомер матур уза

 Иҗат кешеләре һәрвакыт әзләнүдә. Аларга көндә яңалык һәм ачыш кирәк. Менә без дә “Авыл офыклары” газетасының иҗат группасы Гөлназ Зарипова, Гөлчәчәк Газизова һәм Ленар Касыймов  Югары һәм Түбән Тегермәнлек авылларына юл тоттык. Район белән авыл арасы әллә ни ерак булмаганлыктан без анда бик тиз барып җиттек.

Безне Түбән Тегермәнлек авыл җирлеге башлыгы Анатолий Николевич Дмитриев җылы каршы алды.

Ул безне бүгенге авыл тормышы белән кыскача гына таныштырып үтте.

- Хәзерге вакытта ике авылны берләштереп әйткәндә авыл җирлегендә 990 кеше исәпләнә. Ни кызганыч, авылда яшьләр калмый. Югыйсә авылыбызда 200 урынлык өр яңа мәдәният йортыбыз, балалар бакчасы, мәктәп, “Акчарлак” приюты, ФАП эшләп килә. Әле күптән түгел авыл эчендәге юлларыбызны яңарттык. 4 фермерыбыз, 2 крестьян-фермер хуҗалыгыбыз яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшли. Авыл халкы берләшеп мәдәният йортында “Кичер мине, әнкәй” исемле спектакль куеп авыл халкын шаккатырды, -  диде ул. - Авыл җирлегендә тырыш, хезмәт сөючән кешеләр яши. Алар белән уртак тел табуы да кыен булмады. Шулай бергәләшеп аңлашып эшлибез. Глобаль сораулар булса бергә авыл халкы белән җыелып хәл итәбез. Мин үземдә килгән кеше,  7 ел   Казаклар Чаллысы  җирлегендә эшләдем.

Авыл чыннан да төзек, йорт җирләре әйтеп тора, кешеләр мул һәм тулы тормышта яшиләр.Бирсен Ходай, киләчәктә дә авыл яшәсен, яшәрсен. Авылга яшьләр кайтып яңа сулыш өрсен дигән теләк белән без сәяхәтебезне дәвам итеп Мөбәрәкшиннар гаиләсенә кунакка кердек.

Әлеге йортның хуҗалары Фәүзия апа белән Мансур абый безне үз балаларын күргәндәй колач җәеп каршы алдылар.Фәүзия апа чәй хәстәрләү белән мәшгүль килгән арада без Мансур абый белән кызыклы әңгәмә кордык.

Яңа ел алдыннан гына  80 яшьлек күркәм юбилеен уздырган җор телле Мансур абыебыз, күз тимәсен әле дә егетләр кебек җитез.

Җидееллык мәктәпне бетергәч ат караучы булып эшкә урнаша. Соңрак аны ат җигәргә куялар һәм ул Күгәрчен авылында урнашкан «Сельпо» оешмасына товар ташый.1970 елда ул машина йөртү таныклыгы алу бәхетенә ирешә. Шул көннән башлап үзенең туып-үскән авылында автобус йөртүче булып хезмәт итә.Нинди генә бәйрәм чаралары  булмасын, кая гына барасы булса да  Мансур абый авылдашларына караңгы чырай  күрсәтми,  барасы җирләренә алып  барып кайта торган була.

-Мансур абый, гаиләдә ничә бала идегез, әти-әниегез кайларда эшләделәр? Нинди тормышта дөнья күрдегез?

-Гаиләдә без алты бала идек. Җиденчегә бер туган апабыз  вафат булгач аның малаен әти-әни тәрбиягә алдылар. Әтиебез бик оста тимерче  булды. Аны хәтта Мәскәү шәһәрендә уздырылган Бөтенсоюз күргәзмәсенә дә чакырдылар. Бик тырыш, эштән курыкмас кеше иде. Әни Мәрьямниса умарталар тотты. Үзе гомер буе колхозда эшләде.

Күрәм Мансур абыйга әнисенең һөнәре күңеленә сеңеп калган. Бүгенгесе көндә Мансур аганың 40 оя умартасы бар. «Алар минем күңелемә бер рәхәтлек бирәләр. Алар янына чыгып, сөйләшеп керсәмдә җаныма рәхәт булып китә», -  ди Мансур абый.

-Фәүзия апа белән ничек таныштыгыз?

-Фәүзия белән бер ел очрашып йөргәннән соң өйләнешергә уйладык. Төп йортта, Аллага шөкер, матур яшәдек. Олы улыбыз Илсур геофизик булып эшли, Илназыбыз заводта цех җитәкчесе, калган балаларыбыз үз эшләрен ачып җибәреп уңышлы гына эшләп йөриләр.Атна саен кайтып, булышып торалар. Иң мөһиме сәламәт кенә булсыннар. Без инде үз чорында ачлыгын да, юклыгын да күрдек. Хәзер дөньяларыбыз тыныч, шуның рәхәтен күреп яшәргә язсын барчабызга, - диде Мансур ага.

Шулчак Фәүзия апа безне чәй өстәле артына дәште. Фәүзия апа пешергән тәмле гөбәдияләр белән чәй эчә-эчә сөйләшүебезне аның белән дәвам иттек.

- Мин үзем шушы авыл кызы. Әти-әни колхозда эшләделәр, гаиләдә 5 бала идек. Ул чагында эшләгән өчен акча түләү юк. Шулай да әти-әни кулларыннан килгәнен эшләп, безне ач-ялангач йөртмәделәр. Авыр яшәсәк тә зарланмадык, еламадык. Ә алай да бер вакыйга шул кадәр истә калды. Безнең кечкенә энебезнең әни эштән кайтыр вакыт җиткәч,  урамга чыгып каршы ала торган гадәте бар иде. Тамагы бик ач булгандыр инде сабыйның. Берсендә чыкканда әнигә каршы чабып (әнинең исеме Мәгүзә) “Заһидуллина Мәгүзә, тагын тамак ачты” димәсенме. Хәзер кызык кебек, ә ул чакта кызганыч иде. Чөнки бер ашаган белән генә тамак туймый бит. Бигрәк тә сабый, ашыйсы килә торган чак.

-  Фәүзия апа, менә сез кайнана белән яшәгән кеше. Авыр булмадымы?

-И, сеңлем, кайнана кеше анасы, килен кеше баласы,  дип юкка гына әйтмәгәннәрдер инде. Кайнанам белән бик тату яшәдек. Әни кызы үлгәннән соң дөм сукырга әйләнде. 10 ел буе берни күрмәде. Жәлләп елый идем. Шул кадәр дөньяның матурлыгын, тормышыбызда булган үзгәрешләрне аңа да күрсәтәсем килә иде. Ашарга  әзер булгач та иң беренче итеп аны алып чыгып утырта идем. Ул бервакытта да уфтанмады, ризыгың тәмсез булган дип күңелемне төшермәде, мине гел мактап, җылы сүзләре белән мине канатландырып торды. Мансур абыең да бик акыллы, тормыш җанлы кеше булды.  Тормышыбыз яхшырсын өчен дә көчен кызганмады. Яңа йорт торгыздык. Җитеш тормышта яшәтте, миңа авырлык китерергә тырышмады.

Иртән эшкә чыгып китсә дә  дөньясын онытып йөрмәде. Мин аның өйгә буш кул белән кайтып кергәнен бер тапкыр да хәтерләмим. Балаларны бик яратты. Кайткан саен аларга күчтәнәч  алып кайта иде.

Балалар да әтиләрен бик хөрмәт  иттеләр. Чөнки үзем дә   аларга гел әйтә килә идем. Әтиегезне яратыгыз, ихтирам итегез дип. Алар хәтта Мансур эштән кайтмый  ашарга да утырмый тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп: «Әти, кайт инде»,- дип аны көтәләр иде.

- Фәүзия апа, менә сез алты бала әнисе. Авыр булмадымы аларны тәрбияләп үстерергә?

- Раббыбызга мең рәхмәтлемен. Хезмәте күп булса да юклык белән яшәмәдек. Мичкә ягып әйбер пешердек, казан асып ашын әзерләдек.

Балаларыбызга яхшы тәрбия бирдек, барсыда югары белемле. Тормышта үз урыннарын табып, безне сөендереп торалар. Без булган көнне дә Мансур абый белән Фәүзия апа балаларын кунакка көтә иделәр.  Димәк, туган нигез кабаттан бәхет һәм шатлык нурына төренеп, сабый авазларына күмеләчәк. Ә без исә,  әлеге соклангыч гаиләдә гомер кичерүче Мансур абый белән татар хатын-кызларына гына хас булган тыйнак, сабыр Фәүзия апага тигез картлык һәм сәламәтлек телибез.

 

       Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса