Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Якыннарына шатлык өләшү - аның өчен зур бәхет

Надежда Аркадьевна Сорокина - Балык Бистәсе районында күпләргә таныш һәм хөрмәт казанган кешеләрнең берсе.

Ул 36 елга якын гомерен җирле үзидарә органнарында эшләүгә багышлаган. Бүген лаеклы ялда булса да хезмәттәшләре белән элемтәне югалтмый. Аңа ярдәм, киңәш сорап әле дә мөрәҗәгать итәләр.

Балык Бистәсе авыл Советы белән аның тормышы 1983 нче елдан бирле бәйле. Эшкә аның ул чордагы рәисе Флера Сафина кабул итә.

- Эшемне яратып башкардым. Кешеләргә ярдәм итү, йортларны исәпкә кую, пособиеләр алу тәртибе, халыкны исәпкә алу, бөтен документларны тәртипкә китерү - болар барысы минем вазыйфага керә иде, - ди Надежда Аркадьевна.

Участок сайлау комиссиясе сәркатибе булып эшләргә дә туры килә. «Ул вакытта ике сайлау участогы гына иде. Берләштерелгән сайлауларда 3,5 меңнән артык сайлаучы булып, 15 мең бюллетень “энә күзе”ннән үткәрелгән. Миңа күп еллар дәвамында тәҗрибәле комиссия рәисе Вячеслав Иванович Токранов белән эшләү насыйп булды. Елена Старшинова һәм Светлана Маямсина белән дуслаштык, - ди язмам герое.

Надежда Аркадьевна хезмәт ветераны исемен йөртә. Ул Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясенең, район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Надежда Аркадьевна чордашлары белән чагыштырганда күпкә яшьрәк күренә. Моның серен ул үзенең тормышта бәхетле булуы белән аңлата.

Ул ир-атлар бәйрәмендә, 23 февраль көнне Рус Әшнәге авылында хөрмәт казанган терлекчеләр Аркадий Иванович һәм Анна Тимофеевна Чечневлар гаиләсендә дүртенче кыз булып дөньяга килә. Балык Бистәсе мәктәбендә укый. Аннан Казанга һөнәр алырга китә. Училищены тәмамлый, «Радиоприбор» заводында контролер булып эшли. Хезмәтен яратса да, туган районына кайтырга туры килә аңа.

Булачак ире Николай белән мәктәп елларында ук бер-берсенә гашыйк булалар. Ул армиядән кайткач, Надеждага тәкъдим ясый һәм шул көннән алар ныклы гаилә корып аерылгысыз булып гомер итәләр.

Җылы мөнәсәбәтләр хөкем сөргән гаиләдә үскән Надежда иренең әти-әнисе белән дә уртак тел тиз таба. Яшьләр алар белән бергә 9 ел гомер итәләр. Ә АТПда машина йөртүче булып эшләгән Николайга торак биргәч, мөстәкыйль яши башлыйлар.

Кайнанасы Раиса Ивановнага хәзер 86 яшь. «Надежда минем өчен кызым кебек, һәрвакыт янәшәмдә!». Бу сүзләрне юбилее уңаеннан уздырылган тантанада ишетү аны бик сөендерә.

Надежда Аркадьевна үзенең яшьлеген искә алганда йөзендә елмаю чагыла, күзләре “яна” башлый. Бала туу аларның тормышында иң бәхетле мизгелләрнең берсе.

- 20 гыйнварда кайнатамның туган көне уңаеннан кунаклар булды. Ә икенче көнне кызыбыз туды. Ирем командировкада иде, кызы тууга бик шатланды. Ул балаларның кызлар булуын теләде. Аллаһка шөкер ике кыз үстердек. Бер кызым миңа охшаган, икенчесе әтисенә, - ди Надежда Аркадьевна.

Ире Николай белән бергә 36 ел яшәү  дәверендә бер генә тапкыр да тупас сүз ишетмәгән, эш сөючән кеше булган, тәртип яраткан. Ул Россиянең атказанган автотранспорт хезмәткәре.

Надежда Аркадьевна ире турында узган вакытта сөйләми. Чөнки вафат булганнарның гомере балаларда, якыннарда дәвам итә бит. Соңгы дүрт елда ул үзенең бәхетле тормышы хатирәләре белән яши. Тик югалтуларны сүзләр белән генә аңлатып булмый, күпме генә еллар үтсә дә, “яра” төзәлми.

Бүгенге көндә дуслары һәм апалары җылысын, таянычын тоеп яши.

- Без бик тату яшибез. Һәрвакыт төп йортта җыелабыз. Бер-беребезгә карата яхшы мөнәсәбәттә булуыбыз  әти-әни биргән тәрбия нәтиҗәсе.

- 60 яшьтә хатын-кызның нинди уй-хисләр белән яшәгәнен беләсе иде?

- Мин үз яшемне тоймыйм, эшемне дәвам итәм. Аралашу кирәк булганга һәрвакыт кешеләр арасында булырга тырышам.

Якыннары һәм туганнары белән күрешеп торырга шәхси машина белән идарә итә белү нык булыша. Надежда Аркадьевна инде сигез елдан артык руль артында. Шәһәрдә балалар бакчасында урын булмаган вакытта оныгын үзенә алып кайта һәм район үзәге балалар бакчасына йөртә. Машина аңа вакытны янга калдырырга, үз эшләрен тизрәк башкарырга мөмкинлек бирә.

Надежда Аркадьевнаның гомер юлы үкенерлек булмаган. Иң мөһиме – бүгенге көндә балалары һәм туганнары исән-сау, бәхетле булсыннар дигән теләктә яши ул.

 

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса