Яңа Сала авылында узган балалар Сабантуен оештыруда милләтпәрвәрләр өлеше зур
“Әй, авыл! Син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш!”
Күңел кояшлы, Сабантуйлы җәйне тансыклады. Һәр аткан таңга куанып, һәр мизгелдән шатлык көткән көннәр бу. Әнә Яңа Сала авылында күп еллардан килгән традицияне үзгәртмичә быел да балалар сабантуе уздырдылар. Җирле халыкның биредә бәйрәмне гаҗәеп матур итеп оештыруы турында беренче ишетүебез түгел иде. Шуңа да бу юлы йөз кат ишеткәнче бер күрүең яхшырак дигәндәй, ял көне дип тормадык, баш мөхәррир Луиза Ананьева белән гүзәл табигатьле Яңа Салага килдек.
Чыннан да табигате белән үзенә җәлеп итүчән бу яклар. Җиләкле урманнары, балыклы күлләре генә ни тора! Ә халкы тырышлыгы белән генә түгел, бәйрәм чараларын матур итеп оештыра белүләре белән дә танылган. Аларында инде Чаллыбаш авылы клуб мөдире Әлфия Вәлиева, Яңа Сала авылы клуб мөдире Алсу Шәйдуллина, китапханәче Гөлсинә Сәлахиеваның активлыгы, иҗади сәләте ярылып ята.
Соңгы елларда балалар Сабантуен чишмә буендагы аланлыкта үткәрүне гадәткә керткән яңасалалылар. Моның үзенә күрә сере дә бар, чишмә элек-электән яшәү чыганагы, дус-туганны очраштыра, яшь җилкенчәкне таныштыра торган урын. Аннан соң биредәге матур самоварлы чишмәләр республикабызда да бармак белән генә санаулы. Бу турыда сүз чыкса авыл халкы еш кына авылдашлары, шәхси эшмәкәр Тәлгать Мотыйгуллинга, тарихчы Нурулла Гарифка рәхмәт укый. Аларның инициативасы, ныклы ярдәме белән төзекләндерелгән, яңартылган чишмә бу. Балалар сабантуен үткәрүгә дә әлеге милләтпәрвәрләр иң зур өлешне кертүчеләрдән. Тәлгать Мотыйгуллин кайнар коймак пешерү өчен хәтта авыл мичен дә ясаткан, шунда ук ике олы казанда пылау пешә, самоварларда чәй кайный. Авыл уңганнары Илсөяр Исмәгыйлова белән Мөслимә Мостафаеваның кулларында әле чүмеч, әле табагач уйнаклый - өлгерләр, ачык йөзлеләр, барысына да җитешәләр.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Фәрвәз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia