Яңа Арыш авылы укучылары су турында кызыклы чарада катнашканнар
Бөтендөнья Су ресурслары көне уңаеннан Яңа Арыш авылы китапханәсендә 1-5 нче сыйныф укучылары белән берлектә "Су- табигать могҗизасы"дип исемләнгән экологик сәгать үткәрдек.
Китапханәче балаларга суның кеше тормышында нинди роль уйнавы, шулай ук су турында кызыклы һәм гаҗәеп фактлар турында сөйләде. Укучылар нинди Суның «тере» булуын, ә нинди «үле» булуын, суның мөһимлеге турында мәгълүматны истә калдырырга кирәклеген белделәр. Чара барышында балалар су турында мәкальләр, әйтемнәр искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Су-бәһасез хәзинә, Су-тормыш ул, шуңа күрә без барыбыз да су ресурсларына сакчыл карарга, аларны сакларга һәм рациональ файдаланырга тиеш.
Чарага су белән төрле экспериментлар да әзерләдек. Без берничә вариантны карадык: йод, шикәр, тоз, ком, май, марганцовка белән тәҗрибәләр үткәрдек.
Рәзилә Мөхәммәтрахимова.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа