Авыл һәм кеше
Яңа Арыш авылында халык җыены үтте
Яңа Арыш авылында халык җыенына укытучылар коллективы, авыл Советы депутатлары, яшьләр, пенсия яшендәгеләр килгән иде. Җыен бик җанлы барды. Халык та үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап эзләде.
Авыл җирлегендә 2015 елның референдумы карары нигезендә шактый күләмле эшләр башкарылуы һәммәбезне шатландыра. Шулардан да иң колачлысы, авылыбызда юллар төзекләндерелде. Шөкер, төзелә башлаган мәчетебезнең төгәлләү өлешенә аяк бастык. Бүген авылдашларны тыкрык юлларын хәл итү проблемасы борчый. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү максатыннан, референдумда һәр кеше башыннан 500 сум акча җыярга карар кылынды. Бу акчага беренче чиратта су проблемасын хәл итү, аннан исә акча җиткән дәвердә тыкрыкларга вак таш җәюне тормышка ашыру күздә тотыла. Мәктәп директоры исә, мәктәп бинасының иске булуы, ремонт кирәклеге турында сүз алып барды: түбәсен алыштыру проблемасын хәл итеп булмасмы икән, дигән сорау куйды. Кыскасы, авыл халкы җыенда яшәү өчен нинди перспектив юллар бар, барысын уртага салып сөйләште бу көнне.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Фото: архивтан алыныды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев