Хезмәттән беркайчан курыкмады
Райондашларыбыз кайда гына хезмәт итсәләр дә әти-әнисе һәм халкы йөзенә кызыллык китермиләр.
Бүгенгесе көнне махсус хәрби операциядә үзенең гражданлык бурычын үтәүче якташларыбыз турында безгә дә мактау сүзләрен еш ишетергә туры килә. Күптән түгел генә Полянка авылында яшәүче Садыковлар гаиләсендә булдык. Районыбызның Яңа Арыш авылында туып үскән бу хезмәт сөючән гаиләне биредә һәркем яхшы белә һәм хөрмәт итәләр. Ринат белән Рәхилә Садыкова икесе дә гомерләре буена тырыш хезмәт куеп гомер кичергәннәр. Гаилә башлыгы әле дә «Агрохимсервис» оешмасының алдынгы транспортчысы. Алар дус-тату гаиләдә ике малай тәрбияләп үстергәннәр. Олылары Нияз кече яшьтән үк әтисе янәшәсендә бөтерелеп, аның ышанычлы ярдәмчесе булып үскән. Шулай итеп ул кечкенәдән үк гаиләдә яхшы хезмәт тәрбиясе алып үскән. Эш сөйгән малайлар спорт белән дә дус була, дип хак әйтәләр. Ул да мәктәп елларында көрәш секциясенә йөреп район күләмендә бәйгеләрдә бүләкләр алып өлкәннәрне сөендергән. Әнә шулай кечкенәдән ул тырыш, нык характерлы, үз алдына куелган максатка үз хезмәте нәтиҗәсендә ирешә торган булып үскән. Нияз Балык Бистәсе икенче мәктәбендә укып кулына аттестат алгач Казан авыл хуҗалыгы институтына юл тоткан. Тик аны тәмамлап кайткач эшкә урнаша алмый кала, аны хәрби хезмәткә чакыралар. Иң элек Омск шәһәрендә уку полигонында була, аннан соң аны Псков шәһәренә күчерәләр.
Автор Идрис Аметов
Дәвамын Авыл офыклары газета битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia