Хезмәтләре белән мактаулы Шәйдуллиннар
“Кулон-Агро” хуҗалыгына барып чыккач баш агроном Камил Галимуллин безне үзләренең мактаулы механизаторлары белән таныштырырга ашыкты.
Хуҗалыкта күп еллар дәвамында баш белгеч вазыйфасын башкарганга биредә кемнең ничек эшләве һәм яшәүләре аңа бик яхшы таныш. Шуңа без ул мактап телгә алган әлеге Шәйдуллиннар гаиләсе яшәгән йортка ашыктык. Бу тыйнак тракторчы ишле гаиләдә туып үскән. Өлкәннәр хезмәтен мирас итеп алып аны бар гомерен авыл хуҗалыгы производствосында үткәргән, дип әйтергә мөмкин. Кечкенәдән әти-әнисенең берсеннән берсе бәләкәй җиде баласын калдырып совхозда киеренке хезмәт куюларын күреп, алардан төпле тәрбия алып үскәнгә кайберәүләр кебек мәктәпне тәмамлагач ул чит җирләргә чыгып китәргә ашыкмый. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә төрле эшләр башкарып зур хезмәт чыныгуы алып үсә. Аннан соң хәрби хезмәткә чакыралар үзен. Шулай итеп Илдархан Шәйдуллин хәрби һава көчләре гаскәрләрендә үз өлешенә тигән вакытын тәмамлап кайткач, күрше районга чыгып китеп авыл егетләре өчен аеруча кирәкле булган тракторчы-автомобильче һөнәрләре серләренә өйрәнеп кайта. Авылда беренче көннән үк аны «МТЗ-50» тракторына утыртып терлекчелектә хезмәт куючы әтисе Миннехан абзый янына билгелиләр. Менә шул вакыттан башлап аны әлеге җаваплы эшен бүгенгәчә уңышлы төстә дәвам иттерә, дисәк тә, арттыру булмас. Кырык елдан артык инде аның фермадан аерылганы юк, бары тик трактор маркалары һәм хезмәт урынының исеме генә үзгәреп тора. Заманча эшләнгән бер мең баштан артык савым сыерлары асралган комплекстагы малларга азык төяп озата яисә еш кына аны үзе үк терлекләр алдына алып кереп таратып чыга. Әлбәттә, язгы кыр эшләре кебек җаваплы чорда да ул күп вакытын басуда үткәрә.
Авыл җирендә кемнең ничек хезмәт куюлары һәркемгә яхшы таныш. Биредә дә Шәйдуллиннар гаиләсе иң абруйлы һәм үзләренә йөкләнгән хезмәтне җиренә җиткереп башкарулары белән күптәннән мактаулылар рәтендә атлый. Илдархан белән Алсу кырык ике ел элек авылда гаилә корып бик матур тормыш корып җибәрәләр. Алар берсеннән-берсе уңган һәм булдыклы ике малай тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Рөстәм Түбән Камада, икенче уллары Айдар гаиләсе белән Казан шәһәрендә гомер кичерә. Һәркайсының күңел биреп, яратып башкара торган үз эшләре бар. Бу яктан алар икесе дә үз хезмәтләрен нәтиҗәле башкарулары белән әти-әниләренә охшаганнар. Алда телгә алганыбызча Илдархан хуҗалыкның иң яхшы, әйдәүче механизаторы булса, аның тормыш юлдашы Алсу район күләмендә еш макталган мәдәният йорты җитәкчесе. Әле күптән түгел генә аңа “Татарстан Республикасының атказаган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемне дә бер дә тикмәгә генә бирмәгәннәрдер шул. Хуҗалыкта тырыш хезмәтләре һәм күпләргә үрнәк булып яшәү рәвешләре белән дан казанган Шәйдуллиннар гаиләсен безгә бер дә тикмәгә генә уңай яктан мактап телгә алмаганнар икән шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia