Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Халык сәламәтлеге сагында үткән еллар

2020 елның март ае башында Балтач авылы мәдәният йортында авылда туып-үскән медицина хезмәткәрләренә багышланган “Ак халатлы фәрештәләр” чарасында Урахча авылында гомер кичерүче авылдашыбыз, фельдшер Рәмзия Хәбриева да бар иде.

Ул үзенең бу хезмәткә ничек килүен, эшли башлагач нинди очраклар белән очрашырга туры килүе турында мавыктыргыч итеп сөйләде.
Рәмзия Балтач авылында Хафизулла абый белән Саҗидә апа Әхмәдиевлар гаиләсендә өченче һәм бердәнбер кыз булып дөньяга килә.  
Гаиләләре ныклы тормыш алып бара, мал-туарларны, кош-кортларны да күпләп асрыйлар. Шуңа күрә, төпчек булуына карамастан, яшьтән хезмәт чыныгуы алып үсә.  Үсмер чорында әнисе авырый башлагач, Рәмзия хатын-кыз мәшәкатьләренең күп өлешен үз өстенә ала. 
Урта мәктәпне тәмамлагач Рәмзия Чистай шәһәренә медицина училищесына укырга керә. Медицина хезмәткәре булу аның күңелендә йөрткән хыялы була. Ул чорда Чистай шәһәренә йөрү бик уңайлы булмаса да шул уку йортын сайлый ул. 
-Казан кебек зур шәһәргә ул вакытта кыюлык җитмәде, туганнарыбыз да юк иде барып керергә. Сыйныфташым Рәкыя Гыйлемҗанова белән Чистайдагы уку йортын сайладык. Ул елны авылдашыбыз Исламия апа Төхвәтова (Сөниева) әлеге уку йортын тәмамлаган иде. Без дә шул яшәгән фатирга урнаштык,- ди Рәмзия һөнәр сайлаган чорларны искә алып.
Уку еллары үз мәшәкатьләре белән узып китә. Яшь белгеч районыбызның Бирдебәк авылына юллама алып шунда эшли башлый.
Әмма тормыш үз төзәтмәләрен кертә. Тиздән, 1987 елны, Рәмзия абыйсы Рафисның Урахча авылында яшәүче, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында уку чорындагы дусты Илгиз Хәбриев белән гаилә коралар.
- Илгиз ул вакытта “Урахча” совхозында баш агроном булып эшли иде. Авыл минем өчен таныш түгел. Күршедәге Мель. Починок авылында  6 елга якын йөреп фельдшер булып эшләдем.  Икенче балабызны тапканнан соң, 1995 елдан Урахча авылында эшемне дәвам иттем. Ирем минем тынгысыз эшемдә иң зур таянычым булды. Күпме авыруларны йөртергә туры килде безгә,- ди ул әңгәмәне дәвам итеп.
Соңгы елларда фельдшер ярдәмчеләре  штаты булдырылгач Илгиз кыска вакытлы укуларда булып шулай ук биредә эшли башлый.
2024 нче елның язында Урахча авылында программа нигезендә модульле яңа ФАП бинасы сафка керә.
39 ел үз һөнәрендә эшләп бай тәҗрибә җыйган Рәмзия Хәбриева төрле дәрәҗәдәге Мактау хатларына, район башлыгының Мактау грамоталарына лаек булган. 
Агымдагы елның октябрь аенда Рәмзия хезмәт юлын тәмамлау турында хәбәр иткәч, авыл халкы  аңа зур ихтирамын күрсәтеп медпункт янына җыелалар.
Шул минутларда аның күзләреннән ирексездән яшьләре тәгәри.
Ә яшәеш дәвам итә. Алар үзләренең ике уллары гаиләләре, оныклары тормышына куанып гомернең алдагы мизгелләренә бергәләшеп аяк атлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса