Хәйдәр Җиһаншин: Кыенлыкларга бирешмичә үскән егет
Әллә инде кечкенәдән әтисез калып ятимлектә үскәнлектән, ул бар эшне дә үз көче белән башкарып чыгарга гадәтләнгән.
Мәктәпне тәмамлагач иптәшләре белән бергә Хәйдәр Җиһаншин район үзәгендәге һөнәри уку йортына юл тота. Техниканы ярата егет, шуңа биредә ул барлык төр трактор, агрегатлар белән эш итәргә өйрәнә. Иң әһәмиятлесе, ул бер вакытта да тәҗрибәм әз дип икеләнеп тормый, тәвәккәлләп эшкә алына. Барысын да үз кулың белән тотып эшләгәндә генә асылына төшенергә, эшкә өйрәнергә мөмкин, ди ул. Әле дә хәтерендә, элек район үзәгендә гөрләп торган кирпеч заводына эшкә килгәч аңа экскаваторда эшләргә тәкъдим итәләр. Үз гомерендә утырып эшләү генә түгел, читтән дә күрмәгән бу техниканы ул кабул итеп алырга риза була. Әмма, тиешле документка кул куйганчы, аның нинди хәлдә булуын карарга килсә бер мәлгә аптырап кала. Экскаваторның коры кабыгы гына калган. Бу хәлне күреп бер дә югалып калмый егет, бар тырышлыкларын туплап берничә көн эчендә аны җыеп сафка бастыра. Әлбәттә, бу хәл заводта гына түгел, район үзәгендә дә күпләрне гаҗәпләндерә.
Берничә елдан аны укыткан укытучылары училищега производствога өйрәтүче оста итеп эшкә чакыралар. Шулай итеп, әле аңа үзе белем алган уку йортында укучы балалар белән дә күңелен биреп хезмәт куярга туры килә. Бәлки, анда әле бүгенгәчә эшләр дә иде. Тик кинәт кенә көтмәгәндә әнисе авырый башлагач гаиләсе белән аңа туган авылына кайтып төпләнергә туры килә. Әти-әнисе нигезенә кайткач та әле район үзәгендәге уңышларын искә алып аны биредә газ буенча җаваплы хезмәткәр итеп эшкә кабул итәләр.
Хәйдәр бүгенгесе көнне биредә Яңавыл, Яңа Сала, Чаллыбаш авыллары халкына газ хезмәтендә хезмәт куя. Аның биредә яшәүчеләр белән аңлашып эшләвенәдә бер дә гаҗәпләнергә кирәкми. Үзе әйткәндәй, бу тирәдәге авылларда тәртипле, эшчән халык яши. Алар белән сөйләшеп уртак тел табарга мөмкин. Әле берничә ел элек кенә җитәкчеләре Илнар Хәбибуллин аңа вакытлыча күрше Биектау авылын беркеткән. Шулай итеп, биредә дә 8 ай вакыт эчендә ул һәркем белән тиз арада уртак тел табарга өлгергән. Дөресен әйткәндә, икеләнеп кенә башлаган эше, аның һәрчак әнә шулай уңышлы килеп чыга.
Менә шундый тормыш сынауларына бирешми торган хезмәткәр булып чыкты Хәйдәр Җиһаншин. Өстәвенә әле эш сөючән, булдыклы бу гаиләне күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин. Чирек гасырдан артык алар Зөбәйдә белән бер-берсен аңлап гомер итәләр. Абзар тутырып терлекләр асрыйлар. Балалары да тормышта үз юлларын табып коллективларында мактаулы хезмәткәр булып җитешкәннәр.
Автор Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia