Вера Емельянова: «Һәр челтәрдә күңел җылысы бар»
Вера Ивановна Емельянова – озак еллар укытучы булып эшләгән, хәзер ул лаеклы ялдагы остаз, үзен нәфис челтәрләр үрү эшенә багышлаган ханым.
Пенсиягә чыкканчы Вера Ивановна районыбызның Агротехникумында укыткан, һәрвакыт укучыларында хезмәткә мәхәббәт һәм тирә-юньгә матурлык тәрбияләргә тырышкан. Бу сыйфатлар бүген дә аның иҗатында ачык чагыла.
–Челтәр үрү– гади кул эше генә түгел, ул – күңел халәте, – ди елмаеп Вера Ивановна. –Аны эшләгәндә тыныч, игътибарлы булу мөһим, чөнки һәр җеп үз урынына ятарга тиеш.
Остаз сүзләренчә, үрү техникасы зур сабырлык таләп итә. Иң гади элемент – «полотнянка» дип аталган үрнәк. Ул булачак эшнең нигезен һәм бизәген формалаштыра.
Әмма Вера Ивановна әйтүенчә, иң катлаулысы – үрү түгел, ә аңа әзерлек: «Иң төгәл һәм җаваплысы – әзерлек. Җепләрне дөрес сайларга, бизәкне уйлап төзергә, төсләрне туры китерергә кирәк. Челтәрнең зәвыклыгы, матурлыгы шуңа бәйле», - ди ул.
Вера Ивановна үрнәкләрне интернеттан ала.
Ул башка кул эшләре осталары белән дә аралаша, төрле схемалар, алымнар һәм киңәшләр белән уртаклаша.
–Кайчак үзең башка осталарның эшләреннән илһам аласың, кайчак синең эшең башкаларны илһамландыра – бу бик матур хис, – ди ул.
Зур әйберләрне үрер өчен айлар кирәк булырга мөмкин. Әмма Вера Ивановна әйтүенчә, һәрбер челтәрдә аның күңел җылысы бар. Ул үз эшләрен якыннарына, дусларына бүләк итә һәм һәрвакыт рәхмәт, соклану сүзләре ишетә.
«Кешеләрнең синең бүләгеңә шатлануын күргәч, тырышлыгың бушка китмәгәнен аңлыйсың. Һәр челтәрдә күңел җылысы бар», – ди ул.
Бүген Вера Ивановна өчен челтәр үрү – гади мавыгу гына түгел, ә күңел тынычлыгын, шатлык һәм илһамны саклау ысулы. Аның челтәр бизәкләре – үз холкы кебек үк: нечкә, якты һәм җылы.
Белешмә
Челтәр үрү - рус халык сәнгатенең уникаль традицион төре. Җепләр белән үрелеп ясалган бизәк искиткеч матур челтәр барлыкка китерә. Коклюшкаларда үрү - челтәр үрүнең махсус техникасы, анда бизәк махсус инструментлар - валик һәм коклюшкалар ярдәмендә ясала. Коклюшкалар исә үрмә җепләр урала торган махсус агач таякчыклар ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia