Ватан геройлары
Һәр чорның үз геройлары була. Бүген алар – махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне, безнең тыныч тормышыбызны, киләчәгебезне яклаучылар. Шуларның берсе минем өченче буын туган абыем Раил. Ул махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән мобилизацияләнеп, ут эченә киткән сугышчы.
Раил Гайфетдинов - Биектау авылы егете. Авыл малайларына хас булган эшчәнлек, тырышлык, әти-әниләргә хуҗалыкта булышу кебек сыйфатларны ул кечкенәдән күңеленә сеңдерә. 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Түбән Кама шәһәрендә “Е.И.Королев исемендәге политехник колледж”да техник-электрик һөнәрен үзләштерә. Укуын тәмамлагач армия сафларына чакырыла. Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткач Казан шәһәрендәге шәхси оешмага эшкә урнашып, Кукмарада эретеп ябыштыручы булып эшли башлый. 2022 нче елның 21 нче сентябрендә махсус хәрби операция башлану уңаеннан, өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, Раил абыйга да чакыру килә һәм ул 28 нче сентябрь көнне хәрби хезмәткә китә.
Раил абый һәрвакыт алгы сафта, хезмәттәшләре өчен үрнәк була. Аның яхшы хезмәт итүе турында әти-әниләренә килгән Рәхмәт хатында мондый сүзләр бар: “ Сезнең улыгыз Раил – үсеп килүче буын өчен өлге. Ул туган иленең патриоты, бабайларыбыз, әтиләребезнең данлы сугышчан традицияләрен дәвам итүче. Шундый курку белмәс ул үстергән өчен сезгә – Наил Габделгазиз улы һәм Розалия Әсхәт кызы зур рәхмәтебезне җиткерәбез”, - диелгән.
Ялга кайткан вакытында мин Раил абый белән берничә тапкыр күрешеп сөйләштем, аның курку белмәс көчле рухына сокландым. “Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала, - ди ул. - Кулыма чакыру алгач, шулай тиеш дип кабул иттем, чөнки ир-егетләр намус белән хезмәт итәргә, кирәк булганда туган җиребезне кулга корал алып сакларга да әзер булырга тиеш. Биредә мин зур ихтыяр көче, җаваплылык, искиткеч тәҗрибә тупладым. Иң мөһиме – үземне кулда тотарга, югалып калмаска, тәвәккәллеккә, җитезлеккә өйрәндем”, - ди абыем.
Автор Айназ Әхмәдуллин,
Котлы Бөкәш мәктәбенең
10 нчы сыйныф укучысы.
Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia