Үз хезмәтенең чын остасы
Ике дистә еллар элек йөзәрләгән фермерлары белән дан тоткан районыбыз хезмәт кешеләре әле бүген дә сер бирмиләр.
Бәләкәй авылга яңа сулыш өргән, биш гаиләне тотрыклы эш урыны белән тәэмин иткән көрәшче егетебез Зөлфәт Закиров шуларның берсе. Ул Шумково авылының элеккеге Фрунзе исемендәге колхозы терлекчелек биналарын төзекләндереп, шуның янәшәсендә заманча яңа ферма бинасын җиткерде. Елның-елында үз биләмәсен киңәйтеп, яхшы сыйфатлы ашлык һәм терлек азыгы җитештерүнең дә үз серләре бар икән бит. Ул әле шуның өстенә терлекләрнең баш санын да киметми. Алдан ук килешенгәнчә 60 баш савым сыерлары янәшәсендә аның әле тагын шул күләмдә мөгезле эре терлекләре дә бар. Кыскасы, кайберәүләр кебек терлек асрау бүген үзен акламый, дип сәбәп эзләми ул, үз эшен дәвам иттерә.
Бүгенгедәй хәтеремдә, унбиш еллар элек район авыл хуҗалыгы идарәсендә министрлык тарафыннан аның фермерлык хуҗалыгы оештыру программасын хуплаулары турында хәбәр җиткергәннәр иде. Күргәнебезчә, бу олы һәм бик тә мәшәкатьле эшне ул әле дә күңелен биреп дәвам иттерә. Район үзәгендә үзенең шәхси йорты, ярдәмче хуҗалыгы белән яшәгән егеткә унбиш елдан артык инде һәр көнне иртә таңнан торып ял-бәйрәмнәрне күрмичә дистәләгән километр юл үтеп эшкә чыгып китүе бер дә җиңел түгелдер. Ә ул боларның барысына да алдан зур хәстәрлек чаралары күргән икән бит. Хәрби хезмәттән кайткач ул Чистай авыл хуҗалыгы техникумында белем алуын дәвам иттергән. Шуннан соң аны күрше районның әйдәүче хуҗалыкларының берсенә эшкә чакыралар. Менә шундый зур хәстәрлекләр аңа киләчәк тормышында ярап куя да инде. Авыл хуҗалыгы тармагының бетмәс-төкәнмәс проблемалары һәм кыенлыклары турында сөйләп торуның кирәге дә юктыр, алар һәркемгә яхшы таныш.
Зөлфәтнең мәктәп елларыннан ук физик хезмәт һәм спорт белән мавыгуы да беркадәр тәҗрибә тупларга һәм хезмәт чыныгуы алырга ярдәм иткәндер. Шуңа көндәлек кыенлыклар алдында югалып кала торганнардан түгел ул.
Елның-елында мул печән хәстәрләп силос һәм сенаж салып яшәгән егетнең бүгенге эше ни дәрәҗәдә киеренке булуын күз алдына китерүе кыен түгел. Язгы кыр эшләре белән бергә әле малларны көтүгә чыгару турында да уйлана, инде бүгеннән кайбер хәстәрлек чараларын күрә башлаган.
Кыскасы, зур әһәмияткә ия булган эшләрне үз вакытында башкарырга күнеккән егет, аны сузып кичектерүнең бер файдасы да булмавын яхшы аңлый. Әнә “яшел урак”ка хәстәрлек турында да онытмый. Районыбыз фермеры Зөлфәт Закировның көндәлек эшләре менә шулай бер-берсенә ялганып көйле дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia