Үз халкы хөрмәт итә
Иң борынгы һөнәр ияләреннән исәпләнгән хат ташучы хезмәте бүген дә үз әһәмиятен җуймый.
Авыл җирләренең бүгенгесе көнне төп яшәүчеләреннән исәпләнгән өлкән буын вәкилләренең алыштыргысыз ярдәмчеләре, дип тә атарга да була әле аларны. Чын дөресе дә шулай бит, кайсы гына авыл җиренә барып чыксаң да аларны һәрвакыт халык арасында очратырга мөмкин. Авыл элемтә бүлегенә керсәң анда алар өлкән буын вәкилләренә пенсия бирә я булмаса коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул итәләр. Бер сүз белән әйткәндә социаль хезмәткәрләрдән бер дә кимен куймыйлар.
Әле шушы көннәрдә генә авыл җирләрендә эшләүче хат ташучыларның көндәлек хезмәтләре хакында сөйләшеп утырганда район почта элемтәсе бүлеге башлыгы Зөфәр Нәбиуллин безгә Олы Елга авылы элемтә бүлеге мөдире Гөлнара Хәйретдинова белән очрашырга тәкъдим иткән иде. Ул аны бүгенгесе көнне үзенә йөкләнгәннәрне бар күңелен биреп башкаручыларның берсе, дип телгә алганга җитәкче бәяләмәсе нык хәтердә уелып калган иде.
Идрис Аметов
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia