Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Үз һөнәренә тугры калган укытучы Виктор Талалаев һаман хезмәттә

Кечкенәдән тормышның төбенә җигелеп тарткан, өлкәннәргә булышып үскән егетләр инде бүген олы яшькә җитсәләр дә эштән бушамыйлар, диюләре хак шул.

Аннары, элеккеге укучылары да аларны үз араларыннан читләштерәселәре килми. Соңгы вакытларда без кайбер хезмәт коллективларында булганда мондый хәлгә үзебез дә еш юлыгабыз. Чыннан да, бай тормыш тәҗрибәсенә ия булган хезмәткәрләрнең эш стиле һәм кеше белән аралашу үзенчәлекләре дә башка төрлерәк шул. Кайберәүләр кебек  алар бер вакытта да сәгатькә карап һәм бу вазыйфалар миңа кагылмый, дип уйланып тормыйлар, үз хезмәтләрен җиренә җиткереп башкарырга гадәтләнгәннәр. Әле шушы көннәрдә генә көндәлек эш мәшәкатьләре белән районыбыз Агротехникумына барып чыккач, күптәнге танышым, районыбызның хөрмәтле хезмәт ветераны Виктор Талалаевның студентларга  трактор һәм авыл хуҗалыгы техникалары төзелеше кебек шактый катлаулы фәнне аңлатуын тыңлап утырырга туры килде. Залда утыручы егетләрнең бер-берсе белән сөйләшү генә түгел, хәтта шактый олы бүлмәдә чебен очкан тавыш та юк. Элеккеге училищеда укучыларга караганда бүгенге студентларыбыз арасында аерма бик зур  булуына үзем дә сөендем. Әлбәттә,  мондый шартларда белем алу сыйфаты, яңа фәнне үзләштерү нәтиҗәләре  күпкә югарырак шул. Аудиториядә утыручыларның һәркайсы укытучылары  сөйләгәнне тулысынча күңелләренә сеңдерергә тырышып, тын да алмыйча дәрес тыңлап утыралар. Әлбәттә,  укытучыларының үз фәнен бар күңелен биреп аңлата белүенең дә әһәмияте зур булуы күренеп тора. Ул салмак кына тавышын күтәрмичә тыңлап утыручы студентларга бер генә дә артык, кирәкмәс, буш сүзләр әйтмичә  җитди төстә үз фәненең бар нечкәлекләрен аңлатырга тырыша. Шул вакыт үзем дә бар дөньямны онытып, биредәге студентлар хәлендә, мөгаллимнәренең  мәгънәле лекциясен тыңлап утыра башлаган идем. Виктор Ильич берникадәр вакыттан соң аңлатуыннан туктап, көтелмәгән тәнәфес ясаса да дәрестә бер-берсе белән сөйләшеп, «иреккә чыгып» тавышланып утыручылар булмавы мине таң калдырды. Хәер, болар бар да укытучыларының осталыгына, һәр укучының бу фән белән ни дәрәҗәдә  күңелен биреп кызыксынуына да бәйле шул...

 

Дәвамын " Авыл офыклары"  газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса