Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Үз эшенең остазы

Балалар белән эшләү өчен тыйнаклык, сабырлык кебек күркәм сыйфатларга ия булырга кирәктер дә ул.

Ямьле җәй уртасында, бар дөнья яшеллеккә күмелгән, төрле төсләрдәге чәчәкләргә төренгән вакытта районыбызның Биектау авылында Хабибрахман абзый белән Шәмселхаят апа гаиләсендә бик матур кызчык дөньяга аваз сала. Әти-әнисе аңа барысын да алдан фарызлаган төсле, үзен дә, гомере дә матур булсын дип Гүзәлия дигән исем кушканнар. Ул  бар гомере буена шушы исемне аклап гомер итте, әле тагын да шулай дәвам итәр, дип ышанам.
Тормыш юлында барысына да үз көче, тырышлыгы белән ирешүенә  сокланырлык аның. Чөнки кайсы гына тармакны алсаң да Гүзәлия Хәбибрахман кызы үзен үрнәк итеп күрсәтә белә торганнардан.Бүген аның кулыннан килмәгән эше юк, дисәм, бер дә арттыру булмас. Районда гына түгел, республика күләмендә үткәрелгән ачык дәресләр, класстан тыш эшләр, укучыларын республика олимпиадаларына әзерләп призлы урыннар яулаулары күп булды аның. Бер булганнан бар да була дигәндәй, әле җыр-биюгә дә бик хәвәс ул. Бүгенгесе көнне авылның һәм районның горурлыгы булырдай музее гына да ни тора аның. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Галия Гарипова, ветеран укытучы.
Биектау авылы.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса