Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Үткән еллар хатирәсе

Бөек Ватан сугышы еллары әле дә тыл хезмәтчәннәренең хәтерен яңартып, үткәннәрен искә төшерә. - Бөек Ватан сугышы башланганда миңа ике яшь тә тулмаган иде, - дип искә ала Балык Бистәсеннән Валентина Васильевна Борисова. -Мин әтине бөтенләй хәтерләмим диярлек. Күбрәк әни сөйләгәннән беләм, аның исеме Василий Федорович, ул 1900 елгы иде. Әти сугышка кадәр балта остасы булып эшләгән. Аннары Казанда финанс-икътисад институтын төзүдә катнаша. Аның бер фотографиясе абыемда сакланган.

1941 елның августында Балык Бистәсендә ир-атларны сугышка озаттылар. Янгын бүлеге янына фронтка китүчеләр һәм аларны озатучылар җыелды. Әти бер кулына мине тоткан, икенче кулы белән әнине кочаклаган. Без дә әтигә сыендык. Аның бер аягын 12 яшьлек олы абыем Саша, икенче аягын 5 яшьлек энем Анатолий кочаклады. Аерылышу газабын барыбыз да сизенә идек. Шул чагында: "Саубуллашыгыз да, сафка тезелегез!» дигән команда яңгырады. Мин нәрсәдер аңлагандай кычкырып җибәрдем, нәни кулларым белән әтине тагын да кысып кочакладым. Әти мине үпте, түзмәде елап җибәрде һәм мине әнигә бирде дә сафка йөгерде. Әни дә мине кочаклап елады. Шуннан соң әтиемә мине кулына алырга рөхсәт иттеләр, ул мине пристаньга хәтле алып барды. Авыр көн иде бу, китүчеләрнең дә, озатырга килүчеләрнең дә күзләрендә яшь, барысы да елый-елый саубуллаша. 
Фронтка китүче ир-атлар сафка тезелеп, урамнан Кама ярына таба пристаньга киттеләр. Аларны инде анда пароход көтә иде. Команда бирелүгә алар пароходка үтә башладылар. Аннан пароход әкрен генә пристаньнан ераклаша башлады. Барысы да елыйлар, кул болгыйлар, нидер әйтеп кычкыралар. Пароходны тәмам күздән югалганчы озатып, яр буенда басып тордык. 
1942 елның гыйнварында безгә әтинең үлеме турында кара кайгылы хәбәр килде - “Ленинград өлкәсенең Валдай шәһәре янында җирләнгән". Боларның барысын да миңа әни сөйләде, мин аның әйткәннәрен гомерем буена истә калдырдым. Әни бик игелекле, әйбәт, хезмәт сөючән кеше булды, безне, балаларны бик яратты. Ә мин әти сүзен беркайчан да әйтә алмыйча үстем.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса