Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Яңа Арыш авылында үрнәк гаилә яши

Сезне Яңа Арыш авылының иң матур гаиләләренең берсе – Имамиевлар гаиләсе белән таныштырасым килә. Аларның бергә яшәүләренә быел 5️0 ел икән!

Фото Таһир һәм Фирдәүсә Имамиевлар. /Автор фотосы, «авыл офыклары»

 Таһир абый хәләл җефете Фирдәүсә апа белән матур гомер кичереп, үрнәк гаилә булдылар. Хәзер дә тормышлары түгәрәк. Таһир абый гомере буе колхозда ферма мөдире булып, комплекслы бригадада бригадир булып та хезмәт куйды. Фирдәүсә апа күп еллар Яңа Арыш мәктәбендә китапханәче вазыйфасын башкарды, бүгенге көндә икесе дә лаеклы ялда. Өч бала: ике кыз, бер малай тәрбияләп үстерделәр. Балалары бүгенге көндә өчесе дә үз тормышлары белән  бәхетле гомер кичерәләр. Олы кызлары Нәзирә апа Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә укытучы вазыйфасын башкара, укучыларга белем һәм тәрбия бирә. Ул – авылыбызда иң беренчеләрдән булып чит телдән укучыларга белем биргән укытучыларның берсе, минем хөрмәтле укытучым. Күп еллар укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде. Төрле Мактау грамоталарына, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының  «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесенә ия булды. Алга таба да Нәзирә апага уңышларының күп булуын телибез. Тормыш иптәше Фидаил абый белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Балалары да үзләренә охшаган. Уку буенча һәрвакыт алгы сафларда булдылар, җиңүләр яулап, мәктәп данын яклап килделәр, әби-бабасына да барып, эшләренә булышып, ярдәмләшеп яшиләр.
Таһир абый белән Фирдәүсә апаның кече кызлары Мәскәү шәһәрендә яши, тормышта. Ара  ерак булса да  туган нигезенә – әти-әнисе янына  кайтып йөриләр, бер ул тәрбияләп үстерделәр.

Дәвамын газета битләрендә укый аласыз


Автор Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Яңа Арыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса