Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

«Уңай үрнәк - көчле тәрбия»

Буыннар бәйләнеше –үткәнне, хәзерге һәм киләчәкне тоташтыручы җеп ул.

–Бүгенге “Уңай үрнәк – көчле тәрбия” дип исемләнгән кичәбезне Агротехникум студентлары һәм өлкән буын белән бергәлектә буыннар бәйләнеше темасына оештырырга булдык. Җирдәге бөтен тереклекнең чишмә башы, чыганагы бар. Ә кеше өчен ул ата-баба нигезе, гореф-гадәтләр. Буыннар чылбырын өзмичә һәр буын гаилә тарихына үз өлешен кертсә нәселенең дәвамы булачак, буыннар бәйләнеше өзелмәячәк, – дип башлады сүзен Полянка китапханә-ял итү үзәге җитәкчесе Гөлназ Зарипова.
Биредә узган чараларда күп тапкырлар булганым бар. Һәркайсы тирән эчтәлекле, әхлакый югарылыкта, тәрбияви рухта уза. Мөселманча яулык бәйләү буенча мастер-класслар, “Кабак бәйрәме”, дөньяви белем белән бергә дини гыйлем буенча үткәрелгән башка чаралар да укучылар күңеленә хуш килә. Бу юлы да чара  район Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Иделия Мәхмүтова белән берлектә, дини мөгаллимәләребез катнашында оештырылган иде. 
Иделия ханым редакциянең актив хәбәрчесе дә. Аның дин темаларын  яктырткан мәкаләләре, эш-гамәлләре, матур гаилә тормышы алып барган өлкәннәребез турындагы язмалары газетабыз битләрендә еш басыла. Бүгенге чарага да ул мәчетләрдә дин гыйлеме бирүче сабыр, белемле, таләпчән өлкәннәребезне дәшкән. Аларның һәркайсын игелекле гамәлләре белән характерлап залдагыларны таныштырды ул. 
16 ел Балык Бистәсе Үзәк мәчетендә имамлык вазыйфасын башкарган, 14 ел район мөхтәсибе булып эшләгән, 4 китап авторы Сәүдахан хәзрәт Гайнетдинов кичә башланыр алдыннан Коръән сүрәләрен укып үтте. Аның вәгазьләре дә һәрвакыттагыча гади, аңлаешлы, үтемле. Чарага килгән Олы Елгадан Разыя абыстай, Яңа Арыштан бертуганнар Гөлсинә һәм Гөлфирә ханымнар, Балык Бистәсеннән мөгаллимә Асия ханым Гайнетдинова, Минҗәүһәр апа, Халисә ханым Гарипова, Рауза апа Бәдретдинова, Казаклар авылыннан Миннурый ханым, Югары Тегермәнлектән Гөлсинә Мортазинаның да бүгенге яшьләргә әйтер сүзләре бар иде. “Хәзер белем алыр өчен бөтен мөмкинлекләр бар.  Дөньявиме, дини гыйлемме – икесен дә тигез күреп өйрәнергә кирәк. Алар икесе дә үзара бәйләнгән һәм бер-берсен тулыландыралар”, – диделәр алар. –Тәүфыйклы булсагыз, эш сөйсәгез бәхетегез янәшәдә йөрер. Әти-әниләрегезгә шәфкатьле, игелекле булыгыз”, - дигән теләкләрен дә җиткерделәр.
Кичәнең икенче өлешендә Гөлназ Зарипова чарада катнашучы укучыларга һәм өлкәннәргә сораулы биремнәр таратты. Алардан алынган җаваплар ике якны да канәгатьләндерде. Ул укучыларның белемле булуын, өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәсе ныклыгын дәлилләде. 
“Уңай үрнәк – көчле тәрбия” дип исемләнгән кичә әнә шулай мавыктыргыч та, файдалы да узды. Анда катнашкан һәркем оештыручыларга рәхмәтле калды. Чәй табыны исә кунакларны сый-нигъмәте белән сыйлады, хатирәләрне яңарту, үзара аралашуга юл ачты.
Монда мәшһүр галим Р.Фәхретдинов сүзләрен дә искә алу кирәктер: “Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер». Әйе, йөз аклыгы, намус белән яшәүнең бәхеткә ачкыч булуын балаларыбызга да ирештерә алсак иде.
Раббыбыз кушканнарны үтәп күркәм холык, иман белән яшәүгә ни җитә!

Автор Фәрвәз Каюмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса