Авыл һәм кеше
Улын үз үрнәгендә тәрбияли
"Кама-Агро" хуҗалыгына барып чыккач механизатор Әлфәт Шәйхетдинов турында җитәкчеләрдән бик күп мактау сүзләре ишетергә туры килде.
Ул кышын-җәен хуҗалык эшләрендә, урып-җыю чорында исә улы Алмаз белән бергә "Акрос" комбайнында урып-җыюда катнаша. Әлфәтнең 30 елга якын механизаторлык стажы бар. Элек "Нива", "Дон" комбайннарында югары күрсәткечләргә ирешеп эшләвен күпләр яхшы хәтерли. Аннан хуҗалыкка чит ил комбайны кайткач, беренчеләрдән булып аңа тапшыралар. Менә сигез ел инде Шәйхетдиновлар экипажы урып-җыю чорында югары күрсәткечләргә ирешә. Быел да алар 700 тоннага якын ашлык суктырып алдылар.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев