Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Тулуш авыл җирлегенең хисап җыелышында хезмәтләре белән данланган, үрнәк гаилә буларак макталган ветераннарны хөрмәтләделәр

Үз төбәкләренең горурлыгы булган, олы хөрмәткә лаек хезмәт ветераннары шактый районыбызда.

 Күптән түгел булып узган Ш. Тулуш авыл җирлегенең хисап җыелышында да хезмәтләре белән данланган, үрнәк гаилә буларак макталган ветераннарны хөрмәтләделәр. Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова белән Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аларны зал алдына чакырып истәлекле бүләк тапшырдылар. 
Без дә, соңыннан, гомерләре буена терлекчелектә хезмәт куйган Миннебаевлар белән очраштык.  Алар белән әңгәмә барышында, ирексездән, 70 нче елларда районыбыз савымчыларына үрнәк булып торган Корноухово совхозының мактаулы терлекчеләре хәтеремдә яңарды. Ә тулушлылар ул чорларда совхозның биш авыл бригадасы арасында гына түгел, район һәм  республика күләмендә дә макталдылар. Үземә дә ул чорларда район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы булып эшләгән Иван Якушевич Булатов белән биредә еш булырга туры килгәләде. Ул чорда мул савым осталары, байтак кына орден-медальләргә ия булган Мәйсәрә апа Нуриева белән Кәшифә апа Төхвәтоваларның исемнәрен дә күпләр яхшы хәтерлидер. 
Алар янәшәсендә үзләренең тәүге хезмәт юлларын башлап җибәрүчеләр, инде бүген олы мактауга лаеклы ветераннар булып җитешкәннәр. Гөлсинә апа белән Равил абый Миннебаевлар әнә шундыйлардан. Алар икесе дә мәктәптә 8 нче сыйныфны тәмамлагач Яңа Ырга авылы ферма коллективында хезмәт юлларын башлап җибәргәннәр. Равил абый фермага килгән көннән башлап ат җигеп малларга азык ташый, терлекләр симертә, савым сыерлары төркеменә  хезмәт күрсәтә, җәй айларында иркен болында көтү көтә. Ул елларда  берсеннән-берсе чибәр, уңган-булган егет-кызлар мәктәптән соң фермага эшкә килеп тырыш хезмәт куйганнар. Әлбәттә, яшьләрнең һәммәсе дә бер-берсе белән дустанә  аралашып, үзара тату,бердәм булып ярдәмләшеп эшләгәннәр. Фермада хезмәт куйган бик күп яшь савымчы кызлар әнә шулай биредә үз парларын табып туган авылларында төпләнеп калдылар, аларның барысы да матур гомер кичереп яшәде. Берсеннән-берсе уңган, чая, хезмәттә  чыныгып үскән савымчы кызлар Галия, Сәлимәләр арасыннан Равил дә Гөлсинә исемле хезмәт сөючән, җитез  кызны сайлап алып, 1973 нче ел ахырында гаилә корып җибәрә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса