Яңа Арыш авылы китапханәсендә «Тукайны бергәләп укыйбыз» дигән матур чара узды
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан татар әдәбияты классигы иҗатын популярлаштыру һәм мәдәнияттә туган телгә кызыксынуны үстерү максатларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты гамәлгә ашырылып килә.
Юбилей елы дәвамында республикабызда укучыларны Габдулла Тукай әсәрләре белән таныштыруга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә. Яңа Арыш авыл китапханәсе эшчәнлеге дә ачык мисал булып тора. Китапханәдә һәр пәнҗешәмбе көнне мәшһүр шагыйрьнең иҗатына багышланган әдәби дәресләр уза. «Зиһен» әдәби клубында катнашучылар белән бергә Тукай әсәрләрен укыйбыз, әсәрләрнең сюжетлары, образлары һәм идеяләре турында фикер алышабыз. Клубта катнашучылар Тукайның «Туган тел», «Ай һәм Кояш», «Кышкы кич», «Һәр ялтыраган алтын түгел», «Буран», «Китап», «Милләткә», «Кышка бер сүз», «Ана догасы», «Бишек җыруы» кебек танылган шигырьләре белән таныштылар инде. Шулай итеп, проект шагыйрь иҗатын популярлаштыруга, халыкның мәдәни мирасын саклап калуга һәм милләтара бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә. Эшебез дәвамлы булсын.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia