Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Туган якны чит илләр алыштыра алмый

 Туган якларына  талпынып, яшьлекләрен, төп нигезләрен сагынып, туган як белән бәйле хәтер сандыкларын барлап читтә гомер итүчеләр аз түгел.

 Ә менә үз авылында төпләнеп калган, читтә бәхет эзләп йөрмәгән яшьләребезне нәрсә этәргән соң монда калырга?

Шушы сорауга җавап эзләп без  Олы Елга авылына киттек.

Олы Елга  авыл җирлеге сәркатибе Галиәхмәт Сибгатуллин безнең соравыбызга җавап табу нияте белән авылда төпләнеп калган яшьләр янына алып баруны кулайрак күрде.

Юлда барышлый авылның бүгенге торышын да сөйләп алды.

- Авылыбызда 205 хуҗалык бар.Музей, китапханә,мәдәният йорты,мәктәп, шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары да яхшы гына эшләп киләләр.

Безнең авылда яшь гаиләләр дә шактый. Авыл җирлегендә хезмәт куеп, искитәрлек матур йортлар торгызалар. Хәзер барасы Галиевлар гаиләсе шуларның бер дәлиле булып тора,– диде Галиәхмәт әфәнде.

Күз явын алырлык, зур йортны күреп минем исем китте. Субсидия,кредитлар алып эшләгәннәрдер дип уйлап куйдым. Җавабын ишеткәч «Афәрин!», диясе генә кала.

-Илфат, шул кадәр зур йортны ничекләр башкарып чыктыгыз,күп кенә яшьләребез калага китү ягын карый,ә сез нигә авылда калырга ниятләдегез?

-Тумышым белән шушы авылдан мин. Гаиләдә без ике малай. Икебез дә авылда калдык, әти белән әни инде пенсионерлар, аларга да терәк булырбыз дип уйладык.Үзем мәктәптә оператор булып эшлим. Авылда яшәү үзе бер бәхет бит ул. Аны бернинди чит илләр дә, шәһәрләр дә алыштыра алмый.

Йортка килгәндә, аны үз көчебез белән төзеп чыктык. Бернинди кредитларсыз. Әти-әни ярдәм итеп торалар.

36 сутый җиребез бар анда төрле җиләк -җимеш,яшелчә,бәрәңге үстерәбез. Экологик яктан чиста продукция белән сыйланабыз, -  дип көлә Илфат. - Тормыш иптәшем Алинә белән ике бала үстерәбез. Алинә дә авылны бик ошата, чөнки үзе дә авыл кызы.

Тагын  мунча,сарай, капка да эшләп куйсак, аз гына булса да зур эшләребез бетеп торачак,  - ди Илфат.

Галиевлар гаиләсе белән саубуллашканда алар өчен ихлас күңелдән шатланып,чын йөрәгемнән бәхет теләдем. Тапкан байлыкларының рәхәтен күреп яшәргә насыйп булсын аларга.

Танылган, республика һәм район күләмендә  күп тапкырлар көрәш буенча  батыр калган Фәнис Галиуллинны ишетеп белә идем. Ниһаять бүген Фәнис белән якыннан таныштык.

Без килгәндә алар мәш килеп печән хәстәрләү эшләре белән мәшгульләр иде.

Безне күргәч Илзирә ханым чәй өстәле артына чакырды. Ә без исә Фәнис белән бакчаларында булган гүзәллеккә сокланып әңгәмебезне корып җибәрдек.

- Фәнис, сине күпләр көрәшче буларак беләләр.Үзең белән якыннан таныштырып үтсәң иде.

- Хезмәт юлын мәдәният йортында спорт буенча инструктор буларак башлап җибәрдем. Кечкенәдән көрәшне яраттым. Чынлап торып   22 яшемдә көрәшә башладым.Хәзерге вакытта авылда газовик булып эшлим.

Үзенең батыр калганы белән Фәнис  мактанмый. Хәзер  көрәшмәсә дә көрәшкән егетләрне күргән саен йөрәк җилкенеп куя, ди.

Шулай, ир-ат өчен җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр бит. Фәниснең куллары әйтерсең лә алтын. Аның җансыз тимергә җан өреп,  һушны алырдай капка-коймаларын, агачтан төрле сурәтләр ясап эшләгән сыннарын күреп сүзсез каласың.  Бу эшләрнең ул барысын да үзе башкарып чыккан.

-Ничек өлгерәсең боларның барысына? - дип сорадым.

- Вакыт булганда эшләргә тырышам.Гомумән эшсез тик утырырга яратмыйм.  Минем бабай бик оста балта остасы иде. Бу һөнәрнең нечкәлекләренә безне ул өйрәтте. «Эшләгәнегез минем өчен булса, өйрәнүегез үзегезгә»,- дия иде.

Эшләгән эшеңне җиренә җиткереп эшләгәч аңа карап күңел үсеп,сөенеп  куя.Эштән куркырга кирәкми,эш синнән курыксын, - ди Фәнис .

Галиуллиннар гаиләсенең эштән курыкмаганлыклары, тырыш, уңганлыклары   урам якка ук чыккан.  Аллы-гөлле үскән чәчкәләр йорт янәшәсен сырып алганнар. Кайлардан вакыт җиткерә Илзирә?

- Илзирә, Фәнискә кияүгә чыкканыңа үкенмисеңме?

-  Фәнис кебек ир-ат янәшәмдә булганга кайнанам белән кайнатама мең рәхмәтлемен. Тормыш өчен җан атып, һәрдаим гаиләсен кайгыртып торучы кеше ул. Үкенгән чакларым булмады, Фәнзия белән Диләрә исемле ике кыз тәрбияләп үстердек.

Фәнзиябез Казан шәһәренең “Ашыгыч ярдәм” бүлегендә эшли, кечкенәбез медицина көллиятенә укырга керде.Шундый гаиләм булганга Ходаема көн дә рәхмәт укыйм. Авыл җирендә яшәүнең бер авырлыгыда юк. Чөнки  авылда да   шәһәр уңайлыклары тудырылган.

Менә бит, авылда яшәве кыен дип зарлансак та ,аны җаны-тәне белән яратканнар бер киртәләрен дә күрми. Чөнки алар һәрбер аткан таңга сокланып, яңа көнгә сөенеп, туган авылларында хезмәт итеп гомер кичерәләр.

Шуның белән алар бәхетле дә.

 

Гөлчәчәк ГАЗИЗОВА.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса