Күки авылында «Туган телем мәңге яшәр» дип исемләнгәе зур чара узды
Җиһанда язгы кояш нурларын балкытып, бар табигатьне уятып, туган ягыбызга ямьле апрель килде.
Нәкъ менә шушы айда - язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач -куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта, татар халкының бөек улы, яраткан шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килә. Һәр ел саен киң җәмәгатьчелек Тукаебызның туган көнен искә ала. Без дә шушы көннәрдә бөек шагыйребезнең туган көне якынлашканда “Туган телем мәңге яшәр” дип исемләнгән күркәм фестиваль оештырдык. Фестиваль “Авыл офыклары” газетасының баш мөхәррире Гөлчәчәк Газизова җитәкчелегендә узды. Әлеге күркәм чараның сценарийсын төзү һәм сәхнәдән алып баруны миңа йөкләү зур җаваплылык тудырды әлбәттә.

Фестивальдә туган телебезне саклап, үстереп, аның сафлыгын, матурлыгын халкыбызга, милләтебезгә үзләренең җыр-моңнары белән ирештерүче мөхтәрәм, мәртәбәле кунаклар - татар халкының легендасы, яраткан җырчыбыз, мөгаллим, Россия Федарациясенең югары профессиональ белем бирү системасының мактаулы хезмәткәре, профессор, Татарстан Республикасының халык артисты Миңгол Галиев, Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, Салават Фәтхетдиновның шәкерте, якташыбыз Алмаз Сафин да чакырылган иде.
Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
Автор Рәзилә Мөхәммәтрахимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia