Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Тормыш кадерен аңлап яши

Зур Мәшләк авылы мәчетенә «Кием – күңел көзгесе» дигән исемдәге чарага баргач матур итеп киенгән, ачык, гади, мөләем йөзле бер апага күзем төште. Сезнең белән якыннан танышасым килә, танышыйк әле дидем. Күптәнге танышлар кебек сөйләшеп киттек. Тәгъзимә апа Маннанова шушы авыл кызы, шушында гомер кичерә. 1953 елда 6 балалы гаиләдә дөньяга килә.

«Әнием Бибгалимә Шәйдулла кызы 1927 елда туа, төрле эшләрдә эшли, бик уңган, җитез, һәр эшне ахырына җиткереп эшли иде. Бик хөрмәтле булды. Әтием Кыям Гыйльман улы, шулай ук төрле эшләрдә совхозда, урманчылыкта эшләде. 7 ел армия хезмәтендә булган, япон сугышы ветераны иде. 
Без гаиләдә 6 бала үстек – 3 кыз һәм 3 малай. Әти-әни дөрес тәрбия бирделәр, туры юл күрсәтеп үстерделәр. Үсеп җиткәч, кошлар кебек төрлебез төрле якка таралыштык. Кешене ризык йөртә бит. Туганнарым Казан, Түбән Кама, Алабуга, Кострома шәһәрләрендә яшәп, матур итеп гомер итәләр. Кызганыч, бер энебез генә мәрхүм. 
Үзем шушы Мәшләк авылында туып үстем, 27 ел иминият хезмәткәре булып эшләдем. Ул вакытта оешма 3 авылны – Бикчурай, Зур Мәшләк, Олы Мәшләк авылларын берләштерә иде, гел халык арасында булдым. Тормыш иптәшем Гаптелвәли Кыям улы да совхоз эшләрендә, урманчылыкта эшләде. Ике кыз тәрбияләп үстердек, бер кызым Түбән Кама шәһәрендә, икенчесе Казанда гаиләләре белән яшиләр. 3 оныгым, 1 оныкчыгым бар. Тормышлары бөтен, тигез, шөкер. Безгә дә булышып, кайтып торалар, бик хөрмәтлиләр. Үзләренә дә шушы хөрмәтләрне телим. Олы кызым намазда. Җәйге ялларга оныкларым кайта. Алар белән дә мәчеткә барабыз, догалар өйрәнәбез. Азан тавышын ишетсәләр, уйнаган җирләреннән йөгереп кайтып керәләр, әйдәгез намазга диләр. 
Үзем 3 ел инде мәчеткә укырга йөрим, интернет аша онлайн форматта да белемемне арттырам. Мөгаллимәбез Рәзиләгә бик рәхмәтлебез. Безне Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәтә һәм гыйлем бирә» - дип сөйләде Тәгъзимә апа. 

Тулырак «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз


Автор Иделия Мәхмүтова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса