Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Тормыш авырлыклары аларга баш ия

"Миңа алты яшь булганда әти үлеп китте. Тормыш авырлыгы, балалар үстерү әни җилкәсенә төште. Ачлы-туклы, фәкыйрьлектә үстек. Хәзер тормышыбыз Аллага шөкер. Без генә картайдык",-дип сүзен башлады язма героем-Тулуш авылыннан Габделвәли Нәбиуллин.

Габделвәли абый белән Тайфә апа йорты янына килеп туктадык. Төзек, матур, җыйнак кына йорт, тирә-юньдә чисталык. Габделвәли абыйның бәрәңге бакчасыннан кереп килеше. Безне каршы алып өйгә чакырды. Тайфә апа аны чәй куеп каршы ала икән. "Йорт тирәсеннән ерак китә алмыйм, баш әйләнә. Капка төбендәге урындыкка чыгып утырам да яңадан өйгә керәм",-ди Тайфә апа. Безне күргәч, күңелләре күтәрелде. Бик аралашучан булып чыкты үзләре.

Быел бергә гомер итүләренә 64 ел була икән. Габделвәли абыйга сиксән биш, Тайфә апаның сиксән җиденче яше. Алты бала тәрбияләп үстергән алар. Гомер буе колхозда эшләгәннәр. Бергәләп тана, аннан бозау көткәннәр. "Көтүлектә йөз егермеләп савым сыер гына бар иде. Илле-алтмыш тиенгә эшләдек. 1977 елда кирпечтән яңа йорт салып чыктык. Ул чакта олы улыбыз Иркутск шәһәрендә биш елга якын хезмәт итте. Почта аша безгә акча җибәреп торды. Без эшләгән тиенгә генә йорт җиткереп булмый иде шул",-дип сөйли Габделвәли абый. Заманында сыер, өчәр бозау, тавык-чебеш асрап яшәгәннәр алар. Алты баланы тормыш юлларына бастырганнар. Дүрт балалары Чаллы шәһәрендә, берсе Казанда, берсе Балык Бистәсендә яши икән. Ялларда кайтып әти-әниләренә булышалар. "Оныклар белән оныкчыклар бергә егерме алты булалар. Бергә җыелсалар бик күңелле була бездә",-ди Тайфә апа.

Гөлназ Зарипова.

Тулырак язманы гәҗитебездә укыгыз.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баш ию Тормыш авырлыклары