Тик утырырга күнекмәгән ул
Өлкән буын вәкилләренең һәркайсы үзләренең яшь чакларын хәтерләрендә яңартырга яраталар.
Әле күптән түгел генә Масловка авылында яшәүче, мәктәпне тәмамлаган көннән фермада эшләгән савым остасы, Әлфинур Галиева белән очраштык. Ул үзенең хезмәт юлын элек районыбызда нык макталган Бирдебәк авылы фермасында башлап җибәргән. Әйтсәң кеше ышанмаслык хәл, ул елларда авылда фермага сыер саварга керергә теләүчеләр күп булган. Алар бирегә керү өчен чират торганнар, бер ишеләре урын бушаганчы дип бозаулар тәрбияләгән. Әллә инде терлекчелек фермасында эшләүчеләрнең барысы да шундый эш сөючән кызлардан гына торганга, ул чорларда Бирдебәк авылы комсомол-яшьләр фермасы коллективы районыбызда гөрләп торды. Үземә дә күп мәртәбә биредә булырга туры килде. Һәр баруымда диярлек колхозның ул вакыттагы комсомол секретаре Хөсәен Мөхәммәтшин безне үз коллективы алдынгылары белән таныштыра иде. Ә ул чорларда без биредә эшләгән Хәлимә, Фәния, Рузия, Гөлнур, Рая Петрова, Галина Макарова кебек уңган-булган савымчыларның тырыш хезмәтләре турында күп сөйләдек. Хөсәен исә аларның һәркайсын биш бармагы кебек яхшы белә һәм хезмәт уңышларын яттан гына әйтеп таныштыра иде. Бу савым осталарының һәркайсы ул елларда 25 әр сыерны кул белән саудылар, аннан соң гына машинага күчтеләр.
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia