Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Театр яктылыкка, нурга илтә.

Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр”, дип язган Ризаэтдин бине Фәхретдин үзенең “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабында”.

Бу, чыннан да, шулай. Балаларга гомерләре буе озата барырлык тәрбия бирү, аларны тормышка әзерләү, үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү – мөһим  бурычларының берсе.
Беркемгә дә сер түгел: соңгы вакытта балалар, мәктәптән кайтуга, кулларына телефон алалар, компьютерда  төрле уеннар уйныйлар. Нәтиҗәдә саф һавада хәрәкәтле уеннарга вакыт калмый. Әдәби китаплар уку да игътибардан читтә кала бара. 
Балаларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрү максатыннан мәктәбебездә театр түгәрәге оештырылды. Театрны озак еллар балаларга татар теле һәм әдәбият фәннәреннән белем бирүче остаз укытучы Нәбиуллина Нуридә Габдулловна җитәкли. Менә икенче ел инде “Нур” балалар театры уңышлы гына эшләп килә. Аның эшчәнлеге милли традицияләрне укучыларга җиткерүдә зур роль уйный, укучыларның сәләтләрен ачарга, уй-хыялларын үстерергә мөмкинлек бирә, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Түгәрәктә сәхнә теле, сәнгатьлелек, иҗадилык, бәйләнешле сөйләм үстерү һәрвакыт игътибар үзәгендә.  Укучылар үзләрен коллективта тотарга, җаваплылыкка,  иптәшләре өчен кайгырырга, шатланырга өйрәнәләр.
Узган уку елында укучылар “Туган тел ачкычы”, “Әбиләрдә кунакта”  спектакльләре һәм “Шалкан” әкиятенең заманча варианты белән әти-әниләр, авыл халкы алдында чыгыш ясадылар.   Әзерлек барышында укучыларга сәләтләреннән, мөмкинлекләреннән чыгып, рольләр бирелде. Һәр укучы үз ролен теләп, яратып өйрәнде, оста һәм матур башкарып, тамашачы күңелен яулады. Тырышлыкның нәтиҗәсе дә күренде.  Театр коллективы “Театр язы” конкурсының район этабында призер булды. 
“Кечкенә артистларның” быел да сынатмаска исәпләре. Дәресләр тәмамлануга сәхнәгә ашыга алар. 2025 нче елның “Ватанны саклаучылар елы” икәнен күз уңаенда тотып, җитди спектакль куярга хәзерләнәләр. 

Дәвамын газета битләрендә укый аласыз

Автор Ләйлә Гыйльмуллина.
 Шетнево-Тулуш мәктәбенең тәрбия эшләре буенча  директор  урынбасары.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса