Күптән түгел без Ямаш авылында яшәүче Низамовлар гаиләсендә кунакта булдык. Аларның матур яшәүләренә күңел сөенеп кайтты. Киленне үз кызыдай күрүе, кабул итү һәркемнең дә көченнән килми шул.
-Аллага шөкер, унике ел яшәү дәверендә бер тапкыр да сүзгә-сүз килешмәдек. Киленем бер кайчан да караңгы чырай күрсәтмәде. Балалар безнең белән киңәшләшеп яши,-ди Асия апа. "Килен булып төшкән вакытларда туган йортымны бик сагындым. Әти-әни янына еш бардым. Кайнатам белән кайнанам бер каршы килмәде. Өйдәгеләр борчылып тормасын өчен мин һәрвакытта да кая барганымны әйтеп китә идем. Балаларны да шулай өйрәттем. Гаиләмнән башка үземне күз алдына да китерә алмыйм. Әни белән бергә таба ашлары пешәрәбез. Ул җеп эрли, мин шәлләр, бияләйләр, оекбашлар бәйлим. Аларны күрше районнарга алып барып сатабыз. Өстәмә керем беркайчан да артык түгел",-дип сүзгә кушылды киленнәре Рәмзия.
Эшләп тапкан акчаны яшьләр ата-аналарына тапшыралар. Гаилә кассасы Асия апа кулында. Акча бер кеше кулында гына булырга тиеш, дип саный ул. Юк барга тотмыйлар, кирәклесен генә сатып алар. Нәрсәдер сатып аласы яки сатасы булса, уртага салып киңәшләшәләр. Соңгы сүзне, әлбәттә, гаилә башлыгы Фәйзехан абый әйтә.
Рәмзия мәктәптә эшли, Илдар бер төркем бригада белән "шабашкага" йөри. Кулы алтын аның, нинди эшкә тотынса да башкарып чыга. Низамовлар шәхси хуҗалыкта өч сыер, ике тана, тугыз бозау, сарыклар асрыйлар. Сарыклар корбанлык өчен үстерәләр. дәүләт сөт саву аппараты алырга ярдәмлек күрсәткән. Аппарат кулланганда вакыт та янга кала, көч тә кимрәк тотыла бит. Мал-туар чирли башласа, Фәезхан абый белән Илдар үзләре дәвалыйлар, авылдашлары да ярдәм сорап килә аларга.
"Сүзгә-сүз килергә туры килсә, мин әтиеңә әйтмим, син иреңә сөйләмә"
-Әти-әнидән башка ничек яшәвебезне күз алдына да китерә алмыйм. Иремнең бертуганнары Нүрсинә белән Дания миңа бик якын. Өйләнешкән вакытларда кирәк әйберне сорарга, сатып алырга ояла идем. Алар әни белән сөйләшеп барысын да җайлыйлыр иде. Хәзер дә мин алар белән дус-тату,-ди Рәмзия.
-Үзегезнең дә гаилә корып җибәргән вакытларыгызны сөйләгез әле,-дип сорадым Асия ападан. "Фәйзехан абыең белән кырык дүрт ел бергә яшибез. Бер бәйрәмдә таныштык без аның белән. Армия сафларыннан көтеп алдым. 1972 елда өйләнештек. Ул мал табибы булып эшләде. Авылдашлары арасында сүзе үтә иде. Унөч ел кайнана һәм кайнатам белән яшәдек. Аларның кызлары юк иде. Мине үз кызларыдай күрделәр. "Сүзгә-сүз килергә туры килсә, мин әтиеңә әйтмим, син иреңә сөйләмә", дип мине кайнанам өйрәтте. Өч бала тәрбияләп үстердек без. Кеченәсе Дания гаиләсе белән бу урамда гына яши",-дип сөйләде Асия апа.
Тансылу Минһаҗева.
Автор фотолары.
Тулырак язманы гәҗитебезнең киләсе санында укый аласыз.
Нет комментариев