Районыбызда өлкән яшьтәгеләр арасында ярыш үтте
Районыбызда өлкән яшьтәгеләр арасында үткәрелә торган спорт ярышлары елның елында күп катнашучылары белән мактала.
Социаль фондның Балык Бистәсе районындагы клиентлар хезмәте хезмәткәрләре әйтүләренә караганда аңа 2011 нче елда старт бирелгән булган. Балык Бистәсе “Дельфин” спорт комплексы каршысында лаеклы ялга чыккан хөрмәтле хатын-кызларыбыз белән лаеклы ялдагы укытучы Нина Мусина җитәкчелегендәге “Сәламәт бул” клубы эшчәнлеге дә нәкъ шул чорларга туры килә.
Ә менә 16 ел элек оештырылган спартакиадада нибары егерме кеше катнашкан булса бу юлы анда өч мәртәбә күбрәк спортчылар катнашырга теләк белдерделәр. Күп еллар дәвамында гадәткә кертелгәнчә биредә биш спорт төре каралган иде. Әмма, соңгы вакытларда һава торышы гадәттәгедән эссе торганлыктан һәм әлбәттә инде медицина хезмәткәрләре тәкъдиме белән җиңел атлетика төрен туктатып торырга дигән карарга килделәр. Шулай да биредә суда йөзү, теннис, уктан һәм мылтыктан ату кебек спорт төрләре буенча бәйге шактый киеренке шартларда үтте. Әлбәттә инде биредә сәламәтлек клубына йөрүчеләрнең хәстәрлек дәрәҗәсе югары булганлыктан алар барлык спорт төрләрендә дә зур активлык һәм өлгерлек күрсәттеләр.
Әле моннан тыш биредә күрше Трой-Урай авылының тынгысыз күңелле мәдәният хезмәткәрләре Юлия Фугина белән Әнисә Гыйлемхановаларның да актив катнашулары күпләрне олы җиңүгә рухландырып җибәргәндәй итте. Чөнки алар район үзәгендә яшәүчеләргә караганда да зур үҗәтлек белән чыгыш ясадылар. Ә гомумән алганда биредә барлык катнашучыларны уңай яктан гына мактап телгә алырга да бик мөмкин иде. Теннисчылар бәйгесендә асыл затларыбыз арасыннан Гөлнара белән Фәридә Гайнетдиновалар, ирләр арасында Николай Смолин белән Юрий Егоров җиңүче булдылар.
Суда йөзү буенча хатын-кызлар арасында Флюра Нәгыймова, Мария Мифтахова, Галина Власовалар җиңү яуладылар. Ә ир-атлар арасында Юрий Егоров, Николай Смолин белән Локман Нотфуллинга тиңнәр юк иде. Мылтыктан ату буенча хатын-кызлар арасында Сәгъдия Волкова белән Светлана Кутлина, ир-атлар арасында Идрис Амитов белән Юрий Егоров җиңү яуладылар.
Соңыннан барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia