Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Сайлаган юлыгыз унышларга илтсен!

Мәктәпләрдәге “Соңгы кыңгырау” бәйрәменнән соң тоташкан бердәм дәүләт имтиханнары, ниһаять, артта калды. Борчулы йокысыз төннәр үткәргән укучылар да, әти-әниләр дә иркен сулыш алдылар. 25 июнь көнендә районыбыз мәктәпләренең чыгарылыш укучыларына өлгергәнлек аттестатлары тапшырылды.

..Бәйрәм тантанасы Чулман буендагы ял паркында узды. Әле кайчан гына мәктәп бусагасын атлап кергән оялчан малайлар-кызлар танымаслык булып буй җиткезгәннәр, ныгыганнар. Җитдилекләре, мөстәкыйльлеккә ышанычлы атлаулары адымнарыннан ук күренеп тора. Әмма мөлдерәмә күзләрдәге түгелергә торган күңел моңын яшерәм димә, саубуллашу вальсының бу минутларда мәктәп, үсмерчак белән хушлашу икәнлеген һәр йөрәк сиземләде. Тантананың иң шатлыклы өлеше–кулга өлгергәнлек аттестаты алганда да җуелмады әлеге дулкынлану тойгылары.  Әмма анысы иң сөенечле мизгелләр иде.

 Сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Илдар Таҗетдинов иң элек чыгарылыш укучыларын, укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм кичәсе белән тәбрикләп узды. Аннан берәм-берәм үз янына Россия Федерациясенең  “Укудагы аеруча уңышлары өчен”медален алырга уку алдынгыларын чакырды. Узган ел әлеге бүләк 16 укучыга тапшырылса, быел 20 егет һәм кызга иң көчле алкышлар яуды. Балык Бистәсе гимназиясеннән  6 укучы: Дарья Бибакова, Диләрә Хәйруллина, Римма Фурутина, Диләрә Фәхриева, Алисә Шакирова, Ильдинә Сәфәрова, Котлы Бөкәш мәктәбеннән 5 укучы: Ләйсән Вафина, Гадилә Гыйлаҗева, Вероника Степанова, Ләйлә Шакирова, Динә Юнысова, Зур Мәшләктән 2 укучы: Айзилә Мифтахова, Валерия Степанова, Олы Елгадан:  Ләйсән Абдуллина, Ризилә Хөснетдинова, Күгәрченнән Алсу Нәҗмиева, Шомбыттан Алия Мөхәммәтҗанова, Югары Тегермәнлектән Иркә Галиева, Яңа Арыштан Энҗе Галимова, Балыклы Чүкәйдән Диләрә Шәрәфиевалар үз тырышлыклары белән яулап алынган әлеге олы бүләккә мең мәртәбә лаеклылар иде. Районыбыз укучылары белемнәренең ныклы булуын соңгы елларда фәнни олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә җиңүләре белән дә раслап киләләр.

Район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйковның чыгышы исә укучыларның тырышлыкларын бәяләүдән башланды. Бердәм дәүләт имтиханнарында 80 һәм аннан да  югары балл җыйган 37 укучыга район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды ул. Мәктәп тәрбияләгән, белем биргән, канатларын ныгыткан чыгарылыш укучыларының һәркайсына өмет-ышанычлы сүзләрен җиткерде:

– Бүгенге көн моңсу булса да шатлыгы күбрәк. Районыбызның 12 урта мәктәбеннән 115 укучы бүген мөһим документ-аттестатны кулына ала. Ә ул һәркайсыгызга зур җаваплылык өсти. Максатыгызга ирешегез, тормышта һәркайсыгыз үз юлын тапсын, мәктәп сукмагы сезне бәхетле, куанычлы юлга алып чыксын. Сайлаган юлыгыз уңышларга илтсен!–диде ул.

Әнә шундый изге ният-теләкләрдә укучылар кулларына өлгергәнлек аттестаты алдылар.  Җитәкчеләрнең, укытучыларның ихлас теләкләренә шигъри юллар, җыр-моңнар килеп кушылды. Аларда укучыларның укытучыларына, әти-әниләренә булган рәхмәте, ихтирамы чагылды.

...Тантана тәмам. Күңел чыгарылыш укучыларына мең кат хәер-фатыйхасын бирде, изге, ак юллар теләде. Аларның бүген очар кошлар кебек күккә күтәрелгән чагы. Канатлары сынмасын, максатлары алга әйдәсен, уй-хыяллары чынга ашсын иде. Чулманның чал дулкыннары да шул теләкләрне җиткерергә теләгәндәй салмак кына ярларга кагылды: “Бәхетле юл сезгә, балалар!”

Фәрвәз

 Каюмова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса