Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Сәвия Нәбиуллина: «Газет-журналларга караганда аларның күбесе мине көтәләр»

Хат ташучы хезмәте бик борыңгы һөнәрләрдән исәпләнсә дә бүгенгесе көнне дә әле ул үз актуальлеген югалтмый.

 Без моны көндәлек тормышыбызда да ачык күрәбез. Табигать шартларының нинди булуына карамастан алар җәяүләп кенә үз эшләренә ашыгалар. Чыннан да, хезмәтең күңелеңә ошамаса аңа ашкынып йөри алмыйсың шул. Соңгы вакытларда минем үземә дә мондый сүзләрне хезмәт кешеләреннән еш ишетергә туры килгәли. 
Әле менә узган атнада гына район почта элемтәсе җитәкчесе Зөфәр Нәбиуллиннан район үзәге халкына хезмәт күрсәтүче иң яхшылары хакында сораша башлагач, ул үз коллективларында барысының да үз эшләренең чын осталары хезмәт куя,дип, аларны бер-берсеннән аерып күрсәтәсе  килмәгән иде. Тик без арадан берсен генә   күрсәтүен сорагач  җитәкче каршы килмәде,  озак уйланып тормыйча безгә бүгенгесе көнне район үзәгендә яшәүчеләргә хат ташучы җиде хезмәткәр арасыннан иң активларының берсе -  дистәләгән урам кешеләренә хат, газет-журналлар таратучы Сәвия Нәбиуллина белән очрашырга  тәкъдим ясады.
Сәвия үз биштәренә шактый гына газет-журналлар, хатлар тутырып  участогына чыгып китәргә әзерләнеп йөри иде. Рәхмәт төшкере, ул вакытын кызганмыйча, берникадәр вакыт үз кичерешләре белән уртаклашырга ризалашты. 
Ул районыбызның Мәм. Каз. Чаллы авылыннан икән. Мәктәптә укуын тәмамлагач күрше Лаешта авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач район үзәге почта бүлегендә хисапчы хезмәтен башкара. Шулай итеп ул 40 елга якын биредә күп төрле җаваплы вазыйфаларны күңелен биреп, яратып үтәгәннән соң лаеклы ялга чыга. Бәләкәй генә район үзәгендә кемнең-ничек эшләвен һәркем  яхшы белеп торганга, аны да кайбер оешмаларга бухгалтерлык хезмәтенә чакырып карыйлар, әмма, ни өчендер берсенә дә күңеле тартмый аның. Бары тик 4 ел элек кабат үз коллективларына, хат ташучы хезмәтенә синең кебек үз эшенә җаваплы карый торган хезмәткәр кирәк иде, дип чакыргач кына каршы килә алмый, ризалаша.  Ни дисәң дә үз хезмәттәшләрең бит, дип бүген ул биредә иң авыр һәм җаваплы  участокка хезмәт күрсәтсә дә зарлану сыкрануны белми. Участогында инде бүген һәркем үз итә, түземсезлек белән көтеп алалар үзен. 
-Газет-журналларга караганда аларның күбесе мине көтәләр, берничә сәгатькә соңарсам,  берәр хәл булмагандыр бит, бүген күренмисең,” - дип борчылып шалтырата башлыйлар клиентларым, - ди. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

 Автор Идрис Аметов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса