Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Салават Минневәлиев: “Көч бир, Раббым, миңа яшәргә”

“Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек”. (Фәнис Яруллин)

Агачларга ап-ак бәс сарган кышкы бер көн. Тирә-юньгә сибелгән аклыктан күзләр чагылырлык. Мондый матурлыкта бернинди кайгы-хәсрәт юктыр, бар дөнья шулай чиста, саф кебек тоела. Тик инвалид коляскасында утырган егет язмышын, аның белән очрашуыбызны күзаллыйм да җанны өшетерлек салкын бәрелә. Тәкъдиргә язылган, аннан узып булмый, дибез. Шулайдыр, язмышыннан уза алса, бәлкем безнең очрашуыбыз булмас, бу язма да язылмас иде. Язылса да башка эчтәлектә булыр иде ул.

 

Ял көнем булуына карамастан, Салават Минневәлиев белән якыннан танышыр өчен, Олы Укмас авылына килдем. Гадәттә, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне күргәч күңелдә,  ирексездән,  кызгану хисе уяна. Юатыр сүз табалмый гаҗизләнәсең, булышырга теләп кул сузасың. Тик, ни гаҗәп, бу юлы мине көләч йөзле, мәһабәт гәүдәле, чибәр егет каршылады. Әйе-әйе, мәһабәт гәүдәле димен. Чөнки менә хәзер ул коляскасыннан сикереп торыр да ике кулын сузып күрешер өчен каршыма килер сыман. Тик тормыш могҗизадан гына тормый шул.

...Салават кечкенәдән әбисе, әтисе тәрбиясендә үскән бала.

-Әти белән әни аерылышканда миңа өч яшьләр чамасы булгандыр. Әни бездән китеп башка берәү белән гаилә корган, ә мин әти янәшәсендә әби белән калганмын. Язмыш мине шул чагында ук сынаган күрәсең. Әбием бик әйбәт булды. Сабыр, кешелекле иде. Ким-хур итмичә бар  назын биреп тәрбияләде. Мин үсеп буй җиткергәч кенә 83 яшендә вафат булды ул. Гомерем буе рәхмәтлемен аңа, догамнан калдырмыйм, урыны җәннәттә булсын дип телим, - ди Салават.

Башлангыч сыйныфларны - Олы Укмаста, 9 сыйныфны Балыклы Чүкәй мәктәбенә йөреп тәмамлый ул. Аннан район үзәгендәге һөнәри көллияттә укып тракторчы-машинист һөнәрен ала.

-2012 елда армия сафларына алындым. Свердловский, Алтай якларында хезмәт иттем. Аннан кайткач Казанга, юл төзелеше участогына эшкә кердем. Интернет аша Питрәч районының Татар Казысы авылыннан Мәрьям исемле чибәр, акыллы кыз белән танышкан идем.

Аның белән аралашып йөри башладык. Күрәчәк булгандыр инде, җәй көнендә акча эшлим дип, Мәскәүгә киттем. Ике ай эшләгәннән соң чираттагы ялыма кайтып килгәндә, Түбән Новгород шәһәренә җитәрәк машина алты тапкыр тәгәрәп кюветка капланды. Менә шуннан соң коляскага калдым инде, – ди Салават уңайсызланып.

 

(Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.)

Фарваз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса