Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Шагыйрьне искә алу

Поэзия күгендә якты йолдыз булып балкыган шагыйрьләр арасында Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган татар шагыйре Муса Җәлил исеме дә бар.

Балык Бистәсе 2 нче мәктәбендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, сыйныфтан тыш чарада шагыйрьне искә алу кичәсен уздырдылар. 
–Муса Җәлилнең туган көнен ел саен укучылар белән искә алып үтәбез. Балалар аның шигырьләрен сөйлиләр, тормыш юлы белән тирәнтен танышалар. Ул безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның иҗаты – батырлык үрнәге, – ди туган тел һәм әдәбияты укытучысы Рәзилә Хәбибуллина.
4 “А” һәм 4 “Б” сыйныф укучылары белән чараны китапханәче Сиринә Гыйлемханова оештырды. Аның: “Һәр кеше Ватаныбызның патриоты булырга тиеш”, дигән сүзләрен укучылар да аңлап кабул иттеләр.  Муса Җәлилнең сугыш чорында язылган шигырьләрен дөрес, сәнгатьле итеп укулар да шуңа бер дәлил бул

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса