Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Сәгадәтле гомер сукмагыннан

Котлы Бөкәшнең олпат ир-егете, 40 елдан артык гомерен медицинага, халык сәламәтлеге саклауга багышлаган Нәгыйм Хәйретдин улы Ризатдиновның да бүген үткәннәренә шөкер итеп яшәгән көне. Аның үз алдына өч принципны: куйган максатыңа ирешү, бушка вәгъдә бирмәү, мактанмау сыйфатларын куеп яшәгәнен белсәм дә, ничек алай ризалатып, юбилее хөрмәтенә язма әзерләргә рөхсәт алдым. “Эшләгәнем халык алдында. Минем кебекләр азмени?”, диде ул, элеккечә тыйнаклыгын алга сөреп.

Әйе, кеше үз гомерендә бик күп тормыш баскычлары аша уза. Үтелгән юлы игелеккә төренсә генә аңа алга карап атлавы җиңел бирелә. Бу яктан җаны тыныч Нәгыйм Хәйретдиновичның, ил-көн алдында калебе чиста. Район тарихына, Котлы Бөкәш төбәге халкына матур сәхифәләр язып калдырган кеше ул. Больница, поликлиника, гараж, складлар... ул төзеткән социаль объектлар – болар бар да аның хезмәт эшчәнлегенең якты балкышлары. Биографик үткәненә күз салсак, барысы да гадилектән башланган югыйсә.
–Әти балта остасы иде, сугыш ветераны. Без – 8 бала, алтыбыз исән-сау үстек. Әни гаиләдә бөтен көчен безне тәрбияләүгә куйды. Хәер, заманы шул иде, кечкенәдән барыбыз да эшкә өйрәнеп, тормыш тәртәсенә җигелдек. Әти белем бирергә тырышты, укыгыз, кеше булыгыз дия иде. 1963 нче елны Котлы Бөкәштә 11 классны тәмамлагач Хөсәен абыем Казанга алып китте дә, документларны Казанның медицина институтына тапшырдык. Стоматология факультетында 5 ел укып, диплом алганнан соң Котлы Бөкәшкә кайттым, – ди Нәгыйм Ризатдинов.
 

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса