Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Рульгә аек утыр!

2025 елның 23-25 апрелендә Дәүләт автоинспекциясе һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча УУП (полициянең участок уолномоченные) хезмәткәрләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау буенча, рейд чаралары үткәрделәр. Барлыгы исерек килеш 2 машина йөртүче тоткарланган.

23 апрель көнне якынча 08 сәгать 10 минутта М-7 “Волга» юлының 887 километрында, алкоголь кулланган көе “Хундай” машинасы белән идарә иткән, Анатыш авылында яшәүче 1974 елгы ир-ат тоткарлана. Машина йөртүчегә РФ КоАП 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән (1,5 елдан алып 2 елга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 45 000 сум күләмендә административ штраф салуга китерә). 
25 апрель көнне якынча 23 сәгать 15 минутта, Ленин урамындагы 38 нче йорт янында “Лада грант” машинасы туктатыла. Аның белән Балык Бистәсендә  яшәүче, 1984 елгы ир-ат  исерек хәлдә идарә иткән. Машина йөртүчегә РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән (1,5 елдан алып 2 елга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 45 000 сум күләмендә административ штраф салуга китерә). 
Әгәр дә сез исерек хәлдә кешенең руль артына утырырга яки хәрәкәт итә башларга ниятләвенә шаһит булсагыз, кичекмәстән Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең дежур частена 88436122102, яки 112 телефоны аша шалтыратыгыз, шулай ук аноним рәвештә «Балык Бистәсе Дәүләт автоинспекциясе» каналы аша хәбәр итәргә мөмкин. Шунысы мөһим, полиция хезмәткәрләренә кергән мәгълүмат аноним булып кала.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгын искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Илназ Шиһапов, 
Дәүләт автоинспекциясенең бүлек башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса