Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Рөстәм Гобәйдуллин: «Хезмәтемне югары бәяләгәннәре өчен барысына да рәхмәт»

Рөстәм Гобәйдуллин Балык Бистәсе 2 нче мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) укытучысы булып эшли

Рөстәм Камил улы Гобәйдуллин һөнәре буенча хәрби кеше. Мәктәптә укыта торган фәне дә хәрби эш белән бәйле. Мәктәп ачылуның беренче көннәреннән үк тормыш иминлеге нигезләре  (ОБЖ) укытучысы булып эшли. Үзенең белемен берничә буын яшьләренә тапшырган кеше.
 Тәртиплелек, Ватанга мәхәббәт, башкаларга хөрмәтле мөнәсәбәт - бу сыйфатларны анда Балык Бистәсе урта мәктәбе укытучылары сыйныф җитәкчесе Вера Ивановна Мельникова һәм Вера Ивановна Шелкова тәрбияли.  Ракета гаскәрләре училищесында укыганда, Көнбатыш төркем гаскәрләрендә һәм Мәскәү хәрби округында хезмәт иткәндә командирлары күп нәрсәгә өйрәтәләр.
- Хәрби хезмәт тәртипкә, үз-үзеңне тотарга, әйтелгән сүзгә тугры булып калырга тәрбияли. Училищеда, хәрби хезмәтне үткән вакытта алынган күнекмәләр тормышта бик ярап куйды. Иң мөһиме, безгә карата яхшы мөнәсәбәт булды, укучыларыма да шулай буларга тырышам.  Чөнки педагогның төп бурычы - балада шәхес тәрбияләү, нинди генә очраклар булмасын, кеше булып калу.
   Тормышта остазларсыз булмый.  Ул чорда мәктәп директоры булып эшләгән Илдус Гаязович Фатыйховның киңәшләре Рөстәм Камил улына педагогик эшчәнлеген камилләштерергә ярдәм итә. Ул утыз бер ел «Тормыш иминлеге нигезләре» фәнен укыта.
- Балаларга гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен тоту, шулай ук хәрби эш һәм гражданнар оборонасы нигезләрен өйрәтәм. Укучылар фәнне яхшы белүләрен күрсәтәләр, - ди ул.
 Рөстәм Гобәйдуллин укытучы гына түгел, дус та әле ул. Хезмәттәшләре әйтүенчә, укучылар аңа хөрмәт белән карыйлар, аның һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуын күрәләр, аңа ышаналар. Ул авыр тормыш хәлендә калган балаларны ярдәменнән ташламый.
Рөстәм Гобәйдуллин  безнең районның актив җәмәгать эшлеклеләренең берсе. 2016 елда Балык Бистәсе муниципаль районы хәрби комиссары тәкъдиме буенча аны «Юнармия» Бөтенрәсәй хәрби патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлеге штабы начальнигы итеп сайлыйлар һәм ул бу еллар дәвамында яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү белән дә шөгыльләнә. Бүген районда 20 яшь армияче отряды эшли. Бу хәрәкәткә керергә теләүчеләр санының  зур резервы бар.
- Походлар вакытында балалар төрле бурычларны үтәргә, соңыннан Ватанны саклаучылар өчен бәяләп бетергесез тәҗрибәгә әвереләчәк билгеле бер күнекмәләрне үзләштерергә өйрәнәләр, спорт уеннарында катнашалар, бергәләп бер максатка баралар, бер-берсенә ярдәм итүне онытмыйлар.  
 Елына ике тапкыр балалар белән экскурсиягә барабыз. Быел Казан танк училищесында, Коркачыдагы ДОСААФ аэродромында, ВДНХның махсус хәрби операциягә багышланган «Геройлар юлы» күргәзмәсендә булдылар. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның район Советы җитәкчесе Илдус Моталлапов белән берлектә «Самовар» кафесы янындагы ретро-музейга һәм «Кыргый ферма»  («Дикая ферма») экопаркына барырга планлаштырабыз.
 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса