Роберт Әхмәтҗановның: Исеме мәңге яшәр күңелләрдә
Халкыбызның күренекле шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Роберт Әхмәтҗановка 90 ел тулды.
Белгәнебезчә, ул 1935 нче елның 1 апрелендә Балык Бистәсендә район партия оешмасы хезмәткәре гаиләсендә туган. Әтисе Вәли Әхмәтҗанов 1942 нче елның салкын кышында фронтка киткәч ( 1943 нче елның маенда ул һәлак була) җиде яшьлек Робертны ияртеп әнисе туган авылы Иске Арыш авылына кайтып төпләнә. Аның малай чагы, үсмер еллары шунда уза. Роберт биредә башлангыч, Балыклы Чүкәйдә җидееллык һәм Олы Солтанда урта мәктәпне тәмамлагач (1954-1959 еллар) Казан дәүләт педогогия институтының Татар теле һәм әдәбияты факультетында белем ала. Аның иҗатының чишмә башы узган гасырның 60 нчы елларына туры килә. Яшьлек елларыннан ук матбугат чаралары белән тыгыз элемтәдә булганга 1958 елда инде Татарстан китап нәшриятында студент егетнең “Беренче яз” исемле китабы басылып чыга. Югары уку йортын тәмамлагач ул Әстерхан өлкәсенең бер татар авылы сигезеллык мәктәбендә балаларга белем бирә. 1961 елда Казанга әйләнеп кайткач ике ел опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире булып эшли. Биредә сәхнә йолдызлары турында очерклар иҗат итә. Республикабызда нәшер ителгән дәрәҗәле “Социалистик Татарстан”, аннары “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Яңа аваз”, “Шәхри Казан” кебек газета редакцияләре белән тыгыз элемтәдә яши һәм хезмәт куя. 1958-2005 елларда якташыбыз Роберт Әхмәтҗановның лирик шигырьләре, поэма һәм балладалары тупланган ике дистәгә якын китаплары басылып халык арасында бик тиз таралып та бетә. 1995 нче елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә. Ә инде 1995 һәм 1999 елларда дөнья күргән “Тургай тәрәзәсе” һәм “Кичке кошлар” исемле китаплары өчен якташыбыз Роберт Әхмәтҗанов 2001 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Үз гомеренең соңгы көннәренә кадәр диярлек без аның белән тыгыз элемтәдә яшәдек. Һәр очрашуыбызда ул туган ягы, халкы һәм районыбыз җирлегендә булган яңалыклар белән кызыксына иде. Райондашларыбызның уңышларына сөенеп, хезмәт сөючән халкы белән горурланып, туган ягыбызны яратып яшәде якташыбыз.
Автор Рамазан Кәбиров,
Татарстан
Журналистлар берлеге әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia