Редакция хезмәткәре Чаллыбаш авылында
Газета укучыларыбызның күп санлы сорауларын истә тотып сирәк телгә алына торган авыл кешеләре белән очрашуыбызны дәвам иттердек. Бу юлы инде әйтүебезчә берничә актив укучыбыз тәкъдиме белән Чаллыбаш авылына барып чыгарга булдык
Чаллыбаш дигән авылга күптән барган булмаган икән. Авыл чын мәгънәсендә бик үзгәргән, матур, төзек йортлар күбәеп авыл яшәреп киткән. Юлларына асфальт түшәлгән, азан әйтеп торучы мәчетләре дә үзенә ерактан дәшеп тора. Күл буйларында каз, үрдәкләр мәш килеп суда чыпырдыйлар. Урамга ямь өстәп яшь әниләр балаларын һавада йөртергә алып чыкканнар. Бу матур күренешне күреп мин, авыл яши һәм яшиячәк дип сөенеп куйдым.
Күрше тирәдә яшәүчеләре белән аралашып аларның да фикерләре белән кызыксындык. Биредә күпләр безгә Раил һәм Рәзинә Гайнетдиновлар гаиләсен атадылар. Шуңа беренче булып алар яшәгән йорт ишеген шакыдык.
«Ул барыннан да җитез һәм өлгер»
Укучыбыз, гаилә башлыгы хакында шулай дигәч без аннан моны раслаган фактлар китерүен сорадык.
Эш болай булган икән, күрше авылда берәүнең өе каршысында галәмәт калын агач үскән. Хуҗа моны янәшәдән генә газ торбасы һәм электр челтәре үтүе сәбәпле, белгечләр киңәшен тотып кисәргә куркып аптырашта калган. Агач тамырлары йорт нигезенә зыян китерә башлагач, күпне күргән агайлар аңа күрше авыл егете Раил Гайнетдинов белән очрашырга киңәш иткәннәр. Чыннан да егет җитез һәм өлгер булып чыккан. Берничә көн эчендә аның бу калын агачны турап тамырын корытуына ышанмыйча күпләр аптырашта калганнар.
Менә шушы көннән башлап ул биредә күпләрне туралган утын белән тәэмин итеп торган. Гомумән, аның кулыннан килмәгән эше сирәк икән. Кечкенәдән ул ике абыйсына һәм әти-әнисенә булышып эшкә өйрәнеп үскән. Абыйлары мәктәптән соң бер-бер артлы Түбән Кама шәһәренә китеп төпләнгәннәр. Раил тормыш закончалыгы нигезендә төп йортта калган. 17 ел элек ул ерак сәфәрдән кайтып килгәндә гомерлек юлдашы Рәзинәне очраткан. Шулай итеп ул күрше Мамадыш районы кызы белән гаилә корып җибәргән. Бердәм көч, уртак тырышлык белән үз йортларын төзеп кергәннәр.
Бүген авыл җирендә халыкка тотрыклы эш урыны юк, дип сөйләшүләр ялкаулар сүзе. Теләгән кеше үз шөгылен тиз таба. Раил дә әнә киң профильле механизатор. Трактор, автомашинаны яхшы белгәнгә бер дә тик утырырга ирек бирмиләр аңа. Күптән түгел генә “Кулон-Агро” хуҗалыгына эшкә чакырганнар үзен. Шуңа без аның белән эш урынында, хуҗалыкның алма бакчасы янәшәсендә очраштык. Тик тыйнак егет үз гамәлләре хакында ачылып сөйләшергә яратмый. Мактана дип әйтерләр дип уйлый торгандыр. Аның фикеренчә, өйдә күп хезмәтне алар Рәзинә белән киңәшләшеп башкаралар. Авылда яшәгәч аларның да хуҗалыкларында сыер, атлары бар. Күптән түгел генә бал кортлары асрарга керешкәннәр. Кыскасы, бер дә тик торуны белмиләр алар. Ямьле җәй айларында мул итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, кайнатмалар хәстәрләргә яраталар. Рәзинәсе кечкенәдән кош-кортлар асрарга хәвәс икән. Бүген дә аның 60 баш казлары, үрдәкләре үсә. Рәзинәнең әле тагын бер үзенчәлекле шөгыле бар. Елның-елында ул 2 мең данә мунча себеркесе хәстәрләп озата. Күрше-тирә шәһәрләрдән аның товарын үз иткән клиентлары үзләре кайтып алып китәләр. Мәгариф хезмәткәре буларак, бу гамәлләре аңа балалар тәрбияләп үстерергә дә бик ярдәм итә. Алар менә шундый матур, күркәм тормышта өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Ике кызлары үз яннарында. Олы уллары Рәсүл үз киләчәге өчен бер дигән автомеханик белгечлеге үзләштерә. Укуын ул күрше Мамадыш шәһәрендә дәвам иттерә. Чаллыбаш авылында без менә шундый хезмәт сөючән, тырыш, яшь гаилә белән очрашып кайттык.
Автор Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia